поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.02.2018 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: Илһам Шакировны кабатлап булмый (ФОТО)

Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакировның туган көне уңаеннан «Кара урман аша...» дип аталган концерт узды. Җырчы туган көнгә багышланган әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

«Кара урман аша...» дип исемләнгән концерт Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп барды. Концерт борынгы архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры язмасы белән башланды.
 
 
 
«Архив язмасын  безгә 2009 елда, фильм төшерергә килгәч, «Россия» телеканалы журналистлары тапшырып киттеләр. Соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев та ул язманы кулланырга тәкъдим итте. Менә, ничек матур итеп кулландык язманы. Гаҗәеп байлык бит. Илһам агага багышланган бу концертны әзерләгәндә аның репертуарын җентекләп карап чыгып, җырчылар белән һәр бормасын,  һәр иҗеген җентекләп әйрәнергә туры килде. Әлбәттә инде, Илһам Шакировны кабатлап булмый. Ләкин ул башкарган легендар җырларны тоеп, аңлап, йөрәк аша уздырып җырларга кирәк», – ди  концертның сценарий авторы һәм режиссеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
 
 
 
 
Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре концертны тагын да эчтәлекле, тулы иттеләр. 
 
 
 
 
Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны  Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри («Гүзәлия җыры», М.Имашев көе, С.Сөләйманова шиг.), Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов ( «Казах кызы сөйгәнем», З.Хәбибуллин көе, Г. Сәгыйдуллин шиг.), Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә («Сарман», татар халык җыры) һәм Азат Кәримовлар («Күн авылы көе»), Рөстәм Насыйбуллин («Җиз кыңгырау моңнары» В.Хәбисламов көе, Ә.Атнабаев шиг.), Илгиз Мөхетдинов («Яңа кара урман», татар халык җыры) , Илшат Сибагатуллин («Хуш, авылым» С.Сәйдәшев көе, Х.Фәтхуллин шиг.), Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле («Герман көе», «Бер алманы бишкә бүләек»,Татар халык көе, Р. Вәлиев шиг.), Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге  «Мирас» инструменталь ансамбле башкарды.
 
Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»