поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.02.2010 Җәмгыять

МЫСКЫЛ ИТӘР ДИП УЙЛАМАДЫК...

“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында көнкүреш техникасы, компьютерлар белән сату итүче “Корпорация Центр” рекламасы еш күрсәтелә. Аю белән карга төрле кыяфәтләргә кереп, кинофильмнардан иң популяр фразаларны әйтеп, кибетләргә ашыктыра. “Не успели протрезветь, а уже распродажа” дигәнне танышларымның бер гаиләсендә балалар да көлеп сөйләгәне истә.

Ләкин “Корпорация Центр”ның иң уңышсыз рекламасы ул аюның: “Казань брал, Астрахань брал...” дип сузып сөйләведер, мөгаен. Л.Гайдайның “Иван Васильевич меняет профессию” кинофильмындагы канатлы сүзгә әверелгән җөмлә аю әйтелешендә татарның күпчелегендә ачу кабарткан. Бу турыда “Матбугат.ру” сайтында да бәхәс булды, “И.М.” укучыларының кайберсе шалтыратып, “Ник бу “ТНВ” шул рекламаны күрсәтә?!” дип канәгатьсезлек белдерде. Татарстан каналында мондый реклама күрсәтүне мыскыллау дип кабул итәләр.

 

“Корпорация Центр” – Удмуртиядә теркәлгән ширкәт. Ул көнкүреш техникасы һәм йомшак мебель сату белән шөгыльләнә. Коми, Башкортостан, Мари Иле, Мордовия республикаларында сәүдә итә. Казанда әлегә кибетләре юк, ләкин Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы, Чистайда сату челтәрләре киң җәелгән. Реклама турында ризасызлыкны белдереп, Ижауга шалтыраттык.

 

– Берүк әллә ни уйламагыз, татарларны кимсетик әле дигән максат бөтенләй булмады, бу сүзләр кызык өчен генә кулланылды, – дип уңайсызланып сөйләде “Корпорация Центр” ширкәтенең реклама бүлеге креатив менеджеры Татьяна Зорина. – Татарстан кешеләрен ул мыскыл итәр дип уйламадык. Әйе, килешәм, уңышсыз кулланылган сүзләр, бу – безнең ялгышлык. Гафу үтенәбез! Ышандырып әйтә алам, бүтән андый реклама куймаячакбыз, ул эфирга чыкмаячак.

 

Казан – күрше кала, Татарстанны хөрмәт итәбез. Анда кибетебез юк, ләкин бу шәһәр барлык татарларның башкаласы икәнен аңлап эш итәргә тиешбез. Моннан соң саграк булырга вәгъдә итәм. Бәлки, безгә кемдер Казанда бу турыда алдан әйтсә, ялгышны төзәтергә кирәк дип киңәш итсә, мондый хата китмәс иде.

 

“ТНВ”ның коммерция департаментына шалтыраткач, безгә нинди реклама тәкъдим итәләр, шуны куябыз, дип аңлаттылар.

 

– Рекламаның эчтәлеге өчен җавап бирмибез. Ижау ширкәте рекламаны үзе эшләгән, без бары тик килешү буенча эфирга чыгаруны күзәтәбез, башка ул эфирга чыкмаячак, – диделәр.

 

P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз, дөньяда, җәмгыятьтә бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый дип кул селтәү, битараф калу, үз фикереңне белдермәү, гражданлык позицияңдә тормау – көчсезләр сыйфаты. Нишләп фәлән әйбер шулай да, нишләп тегесе болай дип уфтанып утырасы түгел, тотарга да хатаны төзәтергә кирәк! Әнә бер реклама өчен күпме кимсенеп йөргәнбез, ләкин хатаны төзәтергә бер гади шалтырату да җитә икән!


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 7 | 19.02.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»