поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.05.2008 Җәмгыять

БАЛАНЫ АСРАМАГА НИК АЛАЛАР?

Беркөнне танышымны очраттым, йөзе качкан, күңелсезләнгән. Ләкин күңелсезләнүенең сәбәбен сөйләгәч, үземә дә авыр булып китте. Булмаслык та түгел шул, сүз балалар, дөресрәге, әти-әни назыннан мәхрүм калган ятим балалар хакында.

Ул танышым мәктәптә ятим балалар белән эшли. Менә инде ничәнче ел бер гаилә белән газаплана. Бу күңелсезлегенең дә сәбәбе шул гаилә булып чыкты. 6 яшьлек улларын ятим калдырып, бер үк елны ире дә, хатыны да үлеп китте. Нишлисең инде, кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр бит. Бала шулай итеп түгәрәк ятим булып, берүзе калды. Берүзе дип әйтү дөрес тә булмас, авылда әтисенең туганнары - өч гаилә яши. Баланы башта әбисе тәрбиягә алырга теләк белдерде. Ләкин яше туры килмәү сәбәпле, әби кешегә оныгын тәрбияләргә рөхсәт итмәделәр. Шуннан баланы кем тәрбяли, дип озак баш ватмыйча гына, иң кечкенә энеләре тәрбиясенә тапшырырга булдылар. Моңа, күрәсең, бу гаиләнең үз балалары булмау да сәбәпче булгандыр.  Монда да ятим балалар белән эшләүче танышыма хәйран чабарга туры килде: әле бу документ кирәк, әле икенчесе... Инде бөтен кәгазьләрне дә тәртипкә китереп, тынычлап кына яши башлагач, тынычсызлыкны әлеге гаилә әгъзалары үзләре китереп чыгарды: энекәшләрен тәрбияләгән өчен килгән акчаны бүлешә башладылар. Имеш, баланы тәрбияләүче энеләре бөтен акчаны үзе тотып бара, баланы карамый. Ә бит барысы да халык күз алдында, авылда бернәрсәне дә яшереп булмый: баланың өс-башы караулы, тамагы тук, укуында булышалар, бала үзе дә абыйсын бик ярата.

 

Инде менә 3-4 ел буе шул бер үк хәл: акча бүлешү гаилә әгъзалары арасында тавышка сәбәпче. Баланы шәһәрдә яшәүче апалары үзе белән алып китәргә җыенып карады, инде бөтен документларны туплап бетердек дигәндә генә, тик торганда бу уеннан кире кайтты. Юкса бит авылдагы абыйсында тәрбияләнүче баланы калага китәргә ризалатканчы күпме тырышырга туры килгән иде үзенә. Күрәсең, баланың акчасы гына түгел, аны тәрбияләргә кирәк булачагын да уйлагандыр шул соңгы минутта.

 

Менә бу юлы да, шул апалары минем танышыма килеп, “баланы шул вакытта син миңа биреп җибәрмәдең” дип “талаган”. Шулай инде, кемдер гаепле булырга тиеш бит.

 

Аллага шөкер, бала чит-ят кулында тилмереп яшәми, яхшы тәрбиядә, дип сөенәсе урынга, үзләре үк баланың да, ятим балага аталарча тәрбия биргән энекәшләренең дә, шул үксезләр дип чапкан минем танышымның да тынычлыгын алып, акча өчен төрле хәйләләр уйлап чыгарып яши бүген дә бу гаилә кешеләре. Юкса, берсе дә ул бала акчасына калган кешеләр түгел, һәркайсы сау-сәламәт, җир җимертеп эшлиләр, акчага да тилмереп яшәмиләр, тик ни җитми?

 

Бу вакыйганы яза башлагач, шушы елның кышында булган тагы бер җан өшеткеч хәл кабат хәтердә яңарды. Монысы алдагысыннан да авыррак. Хезмәттәшебез күз яшьләре белән елап килде ул иртәне эшкә. Ни булган, дисезме? Күрше йортта яшәүче бер гаилә асрамага бала алган. Соңгы еларда бу хәл бик еш очраганга, моңа инде бер дә аптырарга кирәк түгел. Шуңа күрә алар да моңа бик аерым игътибар бирмиләр. Ләкин шулай матур гына яшәп яткан җирдән, баланы беркөнне кар өстендә елап утырган килеш табалар. Хезмәттәшебез сөйли: “иртә белән урамга чыксам, бала елаган тавыш килә. Як-ягыма карыйм, берни дә күренми. Бала тавышы килгән якка таба киттем, тавыш койманың теге ягыннан, күрше бакчасыннан килә, коймадан яхшылап үрелеп карасам, сискәнеп киттем. Тәрбиягә алынган 2 яшьлек бала ялан өс килеш, кар өстендә елап утыра. Тиз генә күршеләремә кердем, баланы өйгә алып кердем дә, ни бу, дим? Ә алар баланы төнлә астын юешләүдә гаеплиләр. “Аз булса да акылга утырсын, дип чыгарып утырткан идем”, ди. Ләкин шул минутта ук күршем акылга килеп, еларга тотынды, кешегә әйтә күрмә, бүтән алай эшләмим дип, тәүбәгә килә башлады”.  Бу хәл турында ишеткәч, без әлбәттә инде, тиешле урынга хәбәр итүне кирәк таптык, монда да бик аптырадылар, бу бит үрнәк гаилә, ничек шулай булырга мөмкин, диделәр. Ләкин ничек дип кенә булмый шул инде, буласы булган, үрнәк гаилә дә шундый эш эшләгән. Шулай шул, ул үксез бала шул, диясе килә бу урында. Ләкин шунда ук, “үксез бала асрасаң, авызың –борының кан булыр” дигән халык сүзе дә телгә килә һәм авыз-борыннары майда булсын өчен алалар түгелме икән бу ятим балаларны дигән фикер туа. Үз балаң кебек яратырлык, болай да  ятим җанга ата-ана назы бирерлек булмагач, ник инде ул баланы балалар йортыннан алырга? Тагы шул бер үк сүз: бала караган өчен түләнә торган акча гаепле түгелме икән, диеп әйтәсе килә. Бәлки алар баланы алганчы аны тәрбияләргә, яратырга кирәк булачагы турында уйламыйлардыр? Тик андый максат белән алмагач, инде болай да язмышлары тарафыннан кыерсытылган сабыйларны ник газапларга?

 

Шушы вакыйгалардан соң мин, балалар йортлары бушый, көн саен фәлән санда баланы гаиләләр тәрбиягә алды дигән сөенечле хәбәрне, ничектер шикләнебрәк кабул итәм. чыннан да бала өчен сөенечме бу? Әлеге гаилә бу үксезгә тиешле тәрбия, кирәгенчә наз бирә алырмы? Иң мөһиме нинди максаттан алды ул баланы тәрбиягә? Бу сорауларга җавапны бары тик тормышның үзендә, ачык мисаллар ярдәмендә генә күрергә мөмкин. Шуңа күрә әгәр андый гаиләләр белән очрашырга туры килсә, әти-әни дип өзелеп торган балаларны күрәсе килә. Чөнки чын ярату тоймаса, бала икенче әти-әнисен алай кабул итмәс. Бала күңелен алдап булмый бит ул, ятимнәрнекен бигрәк тә.


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 14.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»