поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2018 Фаҗига

Авиаһәлакәттә гомере өзелгән Казан кызы турында якыннары: «Катя якты кеше иде»

Якшәмбе көнне “Мәскәү – Орск” рейсын башкаручы самолет Мәскәү астында һәлакәткә очрап, 71 кешенең гомере өзелде. АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан очып китеп, дүрт минут үткәч шартлаган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

АН-148 лайнеры төшкән урында самолетның фрагментлары кыр буйлап чәчелгән, әлеге факт аның һавада ук шартлавын раслый. Тикшерүчеләр очкычның кара тартмаларын да тапкан, алар төзек хәлдә. Тикшерүчеләр эзләү операциясе барышында һәлак булучыларның 400 фрагментына юлыккан.
 
«Коммерсант» газетасы язуынча, самолетның һәлакәткә очрау сәбәбе двигателе януда, шулай ук тизлек датчигы да эшләмәгән булырга мөмкин диелә. Пилотның хатасы аркасында да килеп чыккан дигән версия юк түгел. Баштарак сыйфатсыз ягулык нәтиҗәсендә шартлаган дисәләр, ул дөреслеккә туры килми булып чыкты. Һәлакәт буласы көнне дистәләгән самолет шул ук ягулыкны кулланган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
 
Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кызы Екатерина Насыйрова да булган. 31 яшьлек Екатеринаның әтисе белән әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга, Мәскәүгә очкан. Екатерина да бер ел элек ире белән Мәскәүгә күчеп киткән булган.
“ТНВ” телеканалында эшләгән Лия Сергеева Екатерина Насыйрова белән бер мәктәптә укыган. Ул безгә, аның бик якты кеше булуын, зур планнар белән янып йөрүен әйтте.  
 
Кызның туганы Дмитрий үзенең инстаграм битенә Екатеринаның фотоларын куеп, безнең күңелләрдә гел шулай чибәр булып калырсың, дип язган.
 
Сочи кешесе Максим Коломейцев та шул рейс белән очарга тиеш булган. Бәхетенә, ул билетларын кире тапшырган. Орск егете Максим туган шәһәренә кайтып туган көнен уздырырга һәм машина сатып алырга уйлаган. Әмма автомобильне кайтарып җиткерә алмаганнар. Шуның белән Максимның планнары үзгәргән. Алдан алып куйган билетларын кире тапшырган, дип яза РИА «Новости».
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»