|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2018 Фаҗига
Исән калучы юк: һәлакәткә очраган самолетта 71 кеше арасында Татарстан кешесе дә булганМәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан кичә очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган, дип яза Татар-информ. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.
Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә эшли.
Соңгы хәбәр буенча һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган. Агентлык язуынча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.
--- |
Иң күп укылган
|