поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.02.2018 Әдәбият

«Фәнис Яруллин янында без күбебез мескен бит!» - олуг шагыйрьгә бүген 80 яшь тулган булыр иде

Исән булса бүген Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинга 80 яшь тулыр иде. Халык шагыйре 2011 елның 8 декабрендә 73 яшендә вафат булды.

20 яшендә олы фаҗигага дучар булган шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән  талант иясе. Аның шигырьләрендә тормыш, сөючәнлек, оптимизм – иң  төп сыйфатлар. Бу уңайдан Роберт Миңнуллинның Фәнис абыйга атап язылган шигыре бүген аеруча актуаль.
 
Фәнис Яруллинга

Бик күкрәк какмыйк әле без:
"Без барсыннан өстен!" - дип.
Фәнис Яруллин янында
Без күбебез мескен бит.

Без тап-таза, тик булдыксыз...
Күрергә соң ни чара?
Фәнис Яруллин янында
Күбебез ник бичара?

Зарланабыз, зар елыйбыз...
Чыңлап тора колаклар.
Фәнис Яруллин янында
Без, әлбәттә, елаклар...

Без нигәдер ялкау халык...
Язмаса, бетә шигырь.
Фәнис Яруллин янында
Күбебез - мөтәшагыйрь.

Бездә дә бар ул егетлек,
Бездә дә бар ул иман...
Зар еламыйк, ә оялыйк
Без Фәнис Яруллиннан.

(Роберт Миңнуллин, 2009)
 
Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
 
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елдаавторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
 
Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
 
Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
 
Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
 
Язучы Казан шәһәрендә вафат була.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»