|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2018 Мәдәният
Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләрен яңартты (ФОТО)Татарстанга Кыргызстан Республикасыннан «Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья» кинопроекты авторлары – Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов, режиссер Бакыт Караголов, төшерүче оператор Айбәк Җангазиевлар килде. Кинопроект Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышлана. Бъген Кыргызстан кунаклары Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә татар язучылары — Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Хатыйп Миннегулов, Ренат Харис, Равиль Файзуллин, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Роберт Миңнуллин, Данил Салихов, Газинур Морат, Эльмира Шарифуллиналар белән очраштылар.
Чыңгыз Айтматов турында истәлекләр татар язучыларында аз түгел. Очрашу әлеге истәлекләр белән уртаклашып, шагыйрьләр Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллиналарның Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе турында шигырьләре белән үрелеп барды.
--- |
Иң күп укылган
|