|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2010 Спорт
АКЧА МОНДА ДА ПАТШАXXI Кышкы Олимпия уеннарының җиденче көне үтеп бара. Ни хикмәт, шушы вакыт эчендә бәйгеләрнең һаман да беренче планга чыга алганы юк. Халыкара Олимпия комитеты әгъзалары, төрле илләрнең спорт федерацияләре, тамашачылар, Ванкуверда яшәүчеләр һәм журналистларның – һәммәсенең телендә гел бер сүз – акча. Гомумән, 2010 елдагы уеннар каршылык акцияләре белән ачылды да. Бәйгенең спонсорлары табышлары азаюга көенсә, Ванкуверның аз керемле меңләгән халкы, тантаналы ачылыш өчен 40 млн доллар сарыф итүгә һәм шәһәр бюджетыннан 100 млн доллар акча тотуга ризасызлык белдереп, урамга чыкты. Отышлырак, кыйммәтрәк, файдалырак!
Олимпия уеннарында акчаның зур роль уйный башлавы бүген генә барлыкка килгән күренеш түгел. 1896 елда ук, ягъни безнең эрага кадәр Борынгы Грециядә үткәрелгән Олимпия уеннары Франциянең җәмәгать эшлеклесе Пьер де Кубертен тәкъдиме белән кабат яңартылганнан соң, беренче тапкыр уздырылган бәйгенең дә спонсорлары булган. Мәсәлән, грек эшкуары Георг Аверофф акчасына борынгы стадион төзекләндерелә. Соңрак үткән Уеннарда исә бу хәл тагын да зуррак үсеш кичерә. 1932 елда Лос-Анджелеста (АКШ) үткәне беренче тапкыр табыш китерсә, алдагыларында ук инде чын мәгънәсендә файда эшләү «чире» башлана.
Быелгысы исә чыгымлы булырга охшап тора. 1976 елда Олимпиаданы үзендә кабул иткән Монреаль шәһәре 1,5 млрд доллар бурычка баткан иде. Шәһәр әҗәттән 2006 елда гына котыла алды. Каланың гади халкына рәхмәт әйтергә кирәк – егерме ел буе алар әлеге өстәмә салымнарны үз җилкәсендә күтәреп килде. Икътисад белгечләре Ванкувер шәһәренең дә ким дигәндә 2 млрд доллар бурычка батасын юрый. Димәк, Уеннарның тантаналы ачылышы вакытында берничә мең кешенең, «Халыкара Олимпия комитеты – глобаль паразит», «Йортсызлар Олимпиадага каршы», «Кем түли – шул гына уйный», «Бездә һәр бишенче бала ярлы гаиләдә яши» ише плакатлар күтәреп чыгуы бик кечкенә вакыйга булып калырга мөмкин.
Әлегә исә дөньяның 9 брэнды Олимпиададан күпме табыш алачакларын фаразлау белән мәшгуль. Уеннарны уздыруга McDonalds, Coca Cola, Visa, Panasonic, GE, Acer, Samsung, Omega һәм Atos Origin бөтенесе бергә 4,5 млрд доллар матди ярдәм күрсәткән. Әлбәттә, ул күпмедер дәрәҗәдә табыш алу һәм көндәшләрен уздыру хисабына башкарыла. Олимпия уеннары күптәннән спортчыларның көч сынашу урыны гына булудан туктап, дөньядагы иң эре компанияләр өчен дә көрәш мәйданына әйләнде. Шуның аркасында Уеннарның бер гасыр элек кабул ителгән «тизрәк, югарырак, көчлерәк» дигән девизы да бүген «отышлырак, кыйммәтрәк, файдалырак» булып ишетелә.
Медальнең икенче ягы
Соңгы берничә дистә ел элек Олимпия уеннарының төп максаты иң көчлене ачыклау һәм спортчының шәхси уңышы гына булса, хәзер аларга спорт державаларының медаль саны өчен ярышы һәм медицина, фармакология өлкәсендәге иң яңа технологияләрне куллануы да өстәлде. Моннан тыш спортчы көч түгеп алган медальләр белән бергә спонсорлар исемен янәшә кую да гадәти хәлгә әйләнеп килә. Югыйсә кайсыдыр акыллысы: «Олимпия уеннарының беренче законы: җыелма командадагы спонсорлар күбәйгән саен спортчыларның яулап алынган медальләре дә азая», – дип әйткән бит. Бу сүзләргә ышанырлык та. Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев белдергәнчә, 2010 елдагы бәйгегә команданы әзерләү 1 миллиард сумга төшкән. Гомумән, медаль өчен акча түләүдә Россия спортчылары дөнья буенча алдынгылыкны тота. Совет елларында алар кәчтүм-чалбар, «Москвич», «Волга», «Жигули» автомобильләре белән бүләкләнсә яисә өч мең сум күләмендәге акчалата премия алса (уртача хезмәт хакы 150 сум), хәзер бәя Уеннар саен арта. (Канада, мәсәлән, үз спортчыларына 2010 елга кадәр бөтенләй түләмәде. «Ил өчен чыгыш ясау – үзе зур бүләк»). Россия спортчылары игътибар азлыгыннан зарлана алмый. Быел аларны аеруча зурлап озаттылар. Әмма Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллның Коткаручы Христос храмында «изге су» бөркүе ярамадымы, әллә чыннан да спонсорларның артуы тәэсир иттеме – утыз медаль яулаячакларын белеп киткән спортчыларның уңышлары әлегә башны әйләндерерлек түгел. Өстәвенә допинглары табылган утызлап спортчы арасында, һәр Уеннардагыча ук, безнең чаңгычы да бар иде. Ятакта өч тиенгә дә ярамаган ирнең ниндидер препаратлар ярдәмендә үз көчен күрсәтергә омтылуына охшаган бу күренештән рус спортчылары берәр вакыт арынырмы?
...Киләсе Олимпиаданың Сочида узасын, безнекеләрнең шаккатыру белән мавыгуларын һәм һәр дүрт ел саен чыгымнарның рекордлы артуын, тантаналы ачылышларның (2014 елда нәрсә ул 40 млн доллар?) торган саен гаҗәбрәк булуын искә төшерәсең дә, Ванкувердагы Олимпия уеннарында акча сүзенең нигә телләрдән төшмәвен аңлый башлыйсың. Акча монда да патша...
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|