|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2018 Фаҗига
Татарстанда көрәшче бала тренировка вакытында башы белән бәрелеп үлгәнӘлеге күңелсез хәл Аксубайның “Юность” спорт комплексында була. 2006 елгы малайның көрәш вакытында башы җәрәхәтләнә. Ул сырхауханәгә озатыла. Әмма икенче көнне сырхауханәдә җан бирә. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ике малайның спарринг (кара-каршы ярышу) вакытында икесе дә егылып башлары белән бәреләләр. Берсе үзен начар хис итә башлый. Аны сырхауханәгә илтәләр. Шунда үлә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге әлеге хәлне тикшерә башлаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди дә булса процессуаль карар чыгарылачак.
Баланың якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|