|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2018 Әдәбият
“Хисләрем ташыган бер мәл бу...” (Факия Шәрәфетдинова шигырьләре)Факия Шәрәфетдинова (Заһидуллина) Арча районы Яңа Кырлай авылында туа. Казан медицина техникумының "Теш технигы-ортопеды" әзерләүче факультетын тәмамлый. 1971нче елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы 36 ел Арча үзәк хастахәнәсендә югары категорияле теш технигы-ортопеды булып эшли. Эш дәверендә “Профессиясе буенча иң яхшы” Дипломы белән, күп кенә “Рәхмәт хатлары” һәм “Мактау грамоталары” белән бүләкләнә.
1999 нчы елның 14 маенда Казан шәһәрендә үткән Татарстан Республикасы урта медицина хезмәткәрләренең 3нче сьездында катнаша.
Бүгенге көндә район һәм Арча шәһәре ветераннар советы президиумы әгьзасы. “Чишмә” ,”Арча таңнары” ансамбленең, “Сүнмәс яшьлек” театр студиясенең , “Яшәү яме” китап сөючеләр клубының активисты. Казан артында эшләп килүче “Ызандашлар” төркеме әгьзасы. Тормыш иптәше Васил белән 40 елдан артык тату гомер итеп, бер ул,бер кыз һәм оныклар үстерәләр.
Шигырьләре “Арча хәбәрләре”, “Акчарлак”, “Шәһри Казан” гәҗитләрендә һәм “Сөембикә” журналында басылып килә. 2012 нче елда “Күңелем кылларына кагылма...” исемле китабы, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең “Шигьри тәлгәшләр” җыентыгында, Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Ятимлеге аның - язмыштандыр, бөеклеге ләкин - халыктан!” исемле җыентыкта һәм “Без бит-Арча яклары” Арча төбәге әдипләре иҗаты” дигән 1-4 сыйныф укучылары өчен хрестоматия китабында (“Мәгариф-Вакыт” нәшрияты) шигырьләре дөнья күрде. Берничә шигырен республикабызның танылган композиторы Рамил Курамшин (“Мин-бәхетле”, “Туган телем!”,”Синең өчен генә бу җырым”) көйгә дә салды. Бүген ул туган якның гүзәл табигатеннән илһам алып,эш сөючән халкы белән горурланып, иҗатка рухланып Арча шәһәрендә гомер итә. Хыяллар, хыяллар!
Хыяллар, хыяллар, хыяллар...
Иңемә канатлар куярлар.
Сагышлы хисләрем, уйларым
Шигырь һәм җыр булып туарлар.
Җилкенеп, җилпенеп алыйм да,
Тотыныйм әле мин зур эшкә.
Язасы фикерләр бихисап,
Үткәннәр күңелемдә гел истә.
Кулымда бар каурый каләмем-
Язарга бардырмы сәләтем?
Хисләрем ташыган бер мәл бу-
Минем саф, самими халәтем.
Талпынып, күкләргә атылып,
Аккоштай канатым кагынып
Мәңгелек балачак иленә
Мин очып кайтыймчы сагынып.
Мәхәббәт, сагыну, шашыну
Хәтердә яңадан кабынды.
Беренче сөйгән яр. Әйтерсең,
Яшьлегем эзләре табылды.
Балачак һәм яшьлек мизгеле...
Йөгәнләп булырмы күңелне?
Бик азга булса да хыялда
Үткәнгә сугылдым түгелме?!
Каләмем! Яз гына, туктама,
Яңарт син яшьлегем хисләрен!
Күңелем һич кенә түзәлмас
Күрмичә иң тәүге эзләрен.
Мин - Җир кызы!
Мин - Җир кызы!
Гүзәл табигатьле
Җир-Анабыз мине яраткан.
Кочагыма килеп назлы җилләр,
Сарыла миңа һәр тарафтан.
Җылы яңгыр ява -
Мин, әйтерсең,
Бәхет чишмәсендә коенам!
Яңгыр тамчылары җаннарыма
Шатлык өстәгәнен мин тоям!
Җиде төстә, диләр, салават күпере -
Кайсы төсен белмим сайларга.
Шул күпердән, әгәр үтә калсам,
Алып китәр икән кайларга?
Мине Җиһан үзе алга өнди-
“Көтә сине бәхетең!” дип дәшә.
Мин дә җавап итеп бар дөньяга:
“Бик тә бәхетле!” - дип эндәшәм.
Кочагыма сыйдырасым килә
Йолдызларың, Кояш, Аеңны!
Мин - Җир кызы! Рәхмәт,
Җир-Анабыз,
Адым саен тоям назыңны!
Бармы сезнең әйтер сүзегез?
Ак сакалын сыпырып, бер карт утыра,
Ай-һай биек кыя башында.
Ак болытлар аны үртәгәндәй,
Агылыпмы-агыла каршында.
Ак болытлар! Сез кай яклардан?
Кайларга таба юл тотасыз?
Әллә инде илдән куылгандай,
Калдыгызмы икән кыйбласыз?
Калдыгызмы илсез, денсез, телсез,
Бармы әллә әйтер сүзегез?
Яңгыр булып бер орып яварсыз-
Әлегә бераз сабыр итегез.
Тулып ташар әле сезнең дә бер
Җан авазы - әйтер хыяллар.
Күк күкрәтеп яуганнан соң гына
Сезнең барлыкны
Җирдә тоярлар.
Әйтче, язмыш!
Өлешемә тигән көмешем, дип,
Уйлап йөрдем сине очраткач.
Югалтмамын, бергә булырбыз, дип,
Хыялландым юлыма син чыккач.
Татлы мәхәббәтем, җимешем, дип,
Читтән күзләп йөрдем - саташтым.
Син дә мине өзелеп сөярсең, дип,
Көттем, әмма бик нык ялгыштым.
Минем өлешемә тигән көмеш
Булмагансың. Бигрәк соң белдем.
Башканы күзләгән күзләрең дә,
Башкада булган бит өметең...
Әйтче, язмыш, ниләр көтә алда?
Йөрәк сыкрый, күңел сызлана.
Өлешемә нинди көмеш язган?
Зинһар, кабат мине сынама!
Төштә генә...
Күптән инде очрашкан юк синең белән.
Тик мин көн дә синең янда
Күңелем белән.
Күз алдымда гәүдәләрең, буең-сының,
Сине һаман
Алиһәдәй якын күрәм.
Бик ягымлы икән димен карашың да.
Сөю тулы мөлдерәмә күзкәйләрең.
Кочып алып үбәргә дип үрелгәндә,
Юк икән бит янда нәфис гәүдәләрең...
Күзем ачсам, аңлап алам
Шул мизгелдә-
Өндә түгел - бу бит бары
Төштә генә...
Мәхәббәт ачкычы
Яшердем йөрәгем ачкычын
Бик түргә - күренми ул күзгә.
Яратсаң минем күк, табарсың,
Күңелең биреп тик син эзлә!
Йөрәгем бикләре көткәндә
Сихерле ачкычын тап та син,
Бернидән, һичкемнән курыкмый,
Ачып кер мәхәббәт капкасын!
Яшердем йөрәгем ачкычын
Мин түргә - күренми ул күзгә.
Чын-чынлап яратсаң, табарсың,
Кичекмә,соңарма,син эзлә!
Факия ШӘРӘФЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|