поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.02.2018 Спорт

Айдар Метшин: «Түбән Кама – Татарстан көрәшчеләре остаханәсе”

Түбән Камада ирекле көрәш буенча кече яшьтәге егетләр арасында Бөтенроссия турниры узды. Чара ел саен меценат, билгеле Татарстан спортчысы Ленар Гаянов һәм “М7” компаниясе бүләкләренә үткәрелә.

“Ярыш” спорткомплексы үз келәмендә Төмән, Оренбург, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия, Чуашия, Марий Элдан 25 команда – 450 катнашучыны җыйды. Россия регионнарыннан беренче тапкыр Дагыстан, Кабар-Балкардан, Ханты-Мансийск үзидарәле төбәгеннән көрәшчеләр катнашты. Якын чит илләрдән кунаклар – Казакстан һәм Үзбәкстан спортчылары да бар иде.

Чараны ачканда шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр спорты, сәламәт яшәү рәвеше программалары үсешенә бик зур игътибар бирелүен искәртте. “Шәһәрнең ярты гасырлык тарихында ирекле көрәш гел алдынгы спорт төрләре рәтендә булды. Бу еллар эчендә безнең тренерлар илледән артык Советлар Союзы һәм Россия спорт осталарын тәрбияләгән. Бүген дә республиканың бу төр буенча иң мөһим турнирлары нәкъ менә бездә уза. Югары дәрәҗәләрне дә без яулап киләбез. Түбән Каманы Татарстанның көрәшчеләре остаханәсе дип, курыкмый әйтергә була”.
 
Сүзләрен исбатлап, Айдар Метшин Түбән Кама спорт мәктәбе шәкерте Евгений Лапшовка мактау билгесе һәм Халыкара классындагы спорт остасы таныклыгын тапшырды. 
 
 
Татарстан көрәшчеләренең өстенлеге, олимпиадага баглаган өметләре турында ТР Спорт көрәше федерациясе президенты, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, СССР спорт остасы Әкъзам Гобәйдуллин да әйтеп узды. “2013 елда Ленар Гаязов тарафыннан үткәрелгән әлеге турнир ел саен киңлекләрен арттыра, халыкара статусына менеп бара. Бүген безнең бурычыбыз – ирекле көрәш үсеше темпын киметмәскә. Россиядә безнең көрәшчеләр үз исемен булдырды инде. Алга таба дөньякүләм һәм олимпия биеклегенә юл тотарга кирәк”, - дип белдерде ул.
 
 
Ике көн дәвамында 2005-2007 елгы егетләр 17 авырлык категориясендә көч сынашты. Медаль һәм кубоклардан тыш, барлык катнашучылар акчалата бүләкләр дә алды. Һәр авырлык категориясендә төрле регион яки ил катнашучысы басып тору әлеге спорт төренең традицияләре саклану, аның бүген дә үсеш алуын дәлилли. Гомумкоманда хисабы буенча беренчелеккә Татарстан Республикасы чыкты.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»