|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2018 Җәмгыять
Самара тарихында татар исемнәре һәм вакыйгаларДүрт ел дәвамында Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төбәгебезнең татар һәм мөселман тарихы белән бәйле урыннарда истәлек такталары урнаштыру проектын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Мондый җиде такта куелган да инде. Күптән түгел нәшер ителгән “Безнең мирас” (“Наше насле¬дие”) дип аталган тематик брошюрада шундый тарихи урыннар һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләнә. Басманың редакторы һәм проектның инициаторы Шамил Галимов конкрет фактларга таянып: “Без үзебезнең як тарихын өйрәнәбез һәм үзебез барлыйбыз. Истәлекле такталар урнаштырылган урыннар буйлап экскурсияләр уздырыла. Моның өчен аерым маршрут эшләнгән. Төрле яшьтәге кешеләрнең туган ягыбызның тарихы белән кызыксынулары арта бара”, — дип аңлата ул. “Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты кысаларында бүгенге көндә әһәмияткә ия 29 мөһим урын ачыкланган. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. “Безнең мирас” китабында Самара шәһәренең тарихи-мәдәни биналары һәм татарларның рухи мирасы исемлеге күрсәтелгән.
2018 елда әле тагын өч ис¬тәлек тактасы урнаштыру нияте бар. Ленинградская урамын¬дагы 40нчы йортта, 1920 елларда ВКП(б) губерна комитеты¬ның милли азчылыклар клубы урнашкан булган. Шамил Галимов бу учреждениенең шәһәрнең мәгърифәти һәм мә¬дәни тормышында зур роль уйнавын билгели. “Нацмен клубы” (“Милли азчылык”лар клубы), китапханәләр, театраль, музыкаль һәм сәяси түгәрәкләр, социалистик ярышлар оештыру, колхозлар һәм милли авыллар арасында шефлык элемтәләрен җайга салу өстендә эшләгән. Монда спектакльләр куелган, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелгән.
Истәлек тактасы куелачак тагын бер адрес - Галактионовская урамындагы 38нче, Ленинградская урамындагы 70нче йорт. Монда Социалис¬тик Хезмәт Герое, ике тапкыр "СССРның дәүләт премиясе лауреаты" исеменә лаек булган “Куйбышнефть” берләшмәсенең баш геологы Әхмәд Мостафинов яшәгән. Ул төбәктә нефть ят¬маларын табу үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрнең берсе.
Өченче такта Фрунзе урамы һәм Шостакович урамы чатындагы 148нче йортка куелачак. Анда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда дәүләт эшлеклесе Фазыл Шәһимәрданов яшәгән. Ул 1940 елдан башлап РСФСР җирле сәнәгате наркомы урынбасары булып эшләгән. Сугыш елларында Фазыл Вә¬лиәхмәт улы өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары буларак Куйбышевка эвакуацияләнгән пред¬приятиеләрне урнаштыру бе¬лән шөгыльләнгән. Бу китапчыкта Әхмәд Мостафинов һәм Фазыл Шәһимәрдановларның тормышы һәм эш¬чән¬леге турында җентекләп сөй¬ләнә.
“Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты Россия тө¬бәкләрендәге татар иҗ¬тимагый оешмаларына Татарстан Рес¬публикасының Мә¬дәният ми¬нистрлыгы тарафыннан би-релүче грант хисабына тормышка ашырыла.
Сәкинә ХӘБИРОВА |
Иң күп укылган
|