|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2018 Авыл
Балык Бистәсендә гомер булмаган бәйрәм оештырганнар (ФОТО)Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының “Галәү” чишмәсе янында тау шуу бәйрәме гөрләп узды. Ул икенче ел рәттән үткәрелде. Олысы, кечесе — барысы да чаналарын күтәреп, “Галәү” чишмәсе буена җыелып, рәхәтләнеп тау шуды, самавыр чәе эчеп, тәм-том белән сыйланды. — Әлеге чараны үткән ел авылдашыбыз Илшат Гәрәев тәкъдиме белән башлап җибәрдек, — ди Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев. — Чишмә, күл янындагы тауга күп кеше җыелды. Җырчы Наил Табанаков котлады, җырларын бүләк итте, башка җырчылар да чыгыш ясады. Балалар өчен төрле күңелле уеннар оештырылды. Тәүге тапкыр үткәргәндә, болай зур масштабта узар, дип уйламаган идек. Иганәчеләр ярдәме белән, пылау, камыр эчендә сосиска һәм башка тәм-том әзерләнде, самавыр чәе кайнатылды.
Тау текә, озын. Аны кызлар-егетләр җыелып шомартты. Бәйрәм көнендә балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп тау шуды. Галәветдинов Фәниснең улы кар чанасына зур чана тагып, балаларны йөртте. Сабыйларга аеруча күңелле булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бар иде. Чыршы янында концерт куелды.
Бәйрәмгә күпләрнең туганнары, дуслары кайтты. Көне буе авыл өстендә чана шуган тавышлар яңгырады, учак исе таралды, җыр-моң агылды. Бу бәйрәм — очрашу, күрешү өчен менә дигән чара!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|