поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.01.2018 Мәгариф

Татарстанның бер районында уку елы уртасында ник мәктәп ябыла?

Питрәч районының Кавал авылында мәктәп ябыла. Сәбәбе – анда укырга бала булмау.

Ковалда 300ләп кеше яши. 1970 елларда авылның «миллионер колхоз» дигән даны тирә-юньгә таралган булган. «Ул заманда күп җирләрдә дәүләт ярдәме белән фермалар салынган, безнекеләр исә мөгезле эре терлек өчен үз акчаларына миллион сумга комплекс төзеп чыкканнар. Авыл халкына яшәр өчен бар мөмкинлекләр тудырганнар, мәктәп тә шул елларда төзелгән», – дип сөйли Ковал авылы башлыгы Николай Аргаков. Бүген исә шул авылдагы мәктәпкә балалар йөрми. Редакциягә, Ковал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла, дигән хәбәр килеп ирешкәч, уку елы уртасындамы, дип гаҗәпләнгән идек. Баксаң, укучы булмаган мәктәп бинасын ябу турында икән сүз.
 
Николай Аргаков аңлатуынча, 2008 елда мәктәп башлангычка калдырылган. Аннары 2012 елга кадәр аз комплектлы статусында торган, әле дә күршедәге Татар Таулар Иле мәктәбенең филиалы булып санала. Ни хикмәт, оптимизациягә берәү дә каршы чыкмаган. Киресенчә, мәктәп эшләп торган чакта ук, ата-аналар балаларын күрше авыл мәктәбенә озаткан.
– Ни өчен икәнен белмим. Ике авыл арасы 16 чакрым югыйсә. Татар Таулар Илендәге мәктәп 120 балага исәпләнгән. Хәзер өч авылдан барлыгы 55 бала укый. Баштарак безнең мәктәпкә Ковалдан 23 бала килеп укыды, хәзер җидәү генә калдылар. Ковалдан килгән укучыларның әти-әниләре безне бик хөрмәт итә, алар ягымлы, ярдәмчел, күндәм, гади халык, – ди Татар Таулар Иле урта мәктәбенең директоры Раилә Мифтахова.
 
Коваллыларның ни өчен үз мәктәпләрен үзләре ябуларының – ә эшләп торган мәктәптән баланы күрше авылга илтеп бирүне тагын ни дип атап була?! – төгәл сәбәбен ачыклый алмадык. (Бер укучы, әле мәктәп автобуслары бирелгәнче үк, үз авылында укыйсы килмичә, юлда очраган машинага утырып, Татар Таулар Иленә йөргән.) Укучылар саны аз, укытучыларның белем дәрәҗәсе түбән иде, дигән булдылар. Авыл башлыгы әйтүенчә, Ковал мәктәбендә шартлар да начар булмаган анысы. 220 квадрат метрлы ике катлы зур таш бина бүген дә балкып утыра, ди. Хәзер анда җиде оешма, шул исәптән фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, авыл җирле үзидарәсе урнашкан. Тик кәгазьдә ул әле дә Таулар Иле мәктәбенең филиалы булып санала. Аны тәэмин итү дә мәгариф системасы аша башкарыла. Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталындагы язмаларга караганда, Ковал башлангыч мәктәбен тоту өчен былтыр 360 мең сум бюджет акчасы сарыф ителгән.
 
Татар Таулар Иле урта мәктәбе директоры Раилә Мифтахова аңлатуынча, Ковал мәктәбе бинасы җылытыла, котельныйда эшләүче ике хезмәткәр мәктәп бюджеты исәбеннән хезмәт хакы ала. «Бу, әлбәттә, безнең өчен отышлы түгел. Әти-әниләр мәктәп ябылуга каршы булмагач, Ковал мәктәбен рәсми төстә ябу турында документлар әзерләдек», – дип аңлатты директор.
 
Авыл башлыгы исә, туучылар саны аз булганга да халык мәктәп ябылуга каршы чыкмагандыр, дип саный. Быел, мәсәлән, беренче сыйныфка баручы бер укучы да булмаган. Авылда эшсезлек, инвестор бөлгән. Халык, нигездә, күрше районнардагы авылларга, Казанга барып эшли икән. «Миллионер колхоз» дигән исем тарихта гына калды, колхоз бетүгә, авыл таркалды», – ди Николай Аргаков. Ә мәктәбе дә булмагач, бөтенләй җансыз калмаса ярый инде...

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 31.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»