поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
17.02.2010 Җәмгыять

ЙӨРӘГЕМ – КАРА КҮМЕР…

Катнаш никах... Гәрчә никахка кереп караганым булмаса да, кулда каләм бар икәнен истә тотып һәм күзәтүләремнән чыгып, бу хакта нидер әйтергә хокукым бар дип саныйм. Тормышта бихисап бит андый парлар. Арада бәхетлесе, бәхетсезе, озын һәм кыска гомерлесе дә бар. Бәхетсезләре һәм кыска гомерлеләре күбрәктер, минемчә. Элек-электән безнең халык катнаш никахны ят санаган, андыйларга сагаеп караган. Катнаш никахка кергәннәр яшьлектә үзләрен бик бәхетле тойсалар да, гомер көзләре якынлашкач, үкенечле, сагышлы, моңсу йөзле карт белән карчыкка әйләнәләр дә калалар. Хәтта ниндидер мескенлек тә бар бу йөзләрдә.

Күптән түгел эш арасында, дөресрәге, авылларда иҗади сәфәрдә йөргәндә әнә шундый аянычлы язмыш сайлаган карт-карчык белән очрашып сөйләшергә туры килде. Тәүхидә апа белән Анатолий дәдәй (исемнәре үзгәртелде), үзләре әйтүенчә, яратышып өйләнешкәннәр. Сүзне Тәүхидә апага бирәм.

 

– Без өйләнешкәндә әтием мәрхүм иде инде. Әнием башта урыс егетенә кияүгә чыгу теләгенә нык каршы төште, ахыр чиктә ризалашты. Шуннан соң заманына күрә ярыйсы гына итеп туйлар уздырдык, яши башладык. Яшь чакта яшәлә икән ул. Балалар үстергәндә дә авырлыгы тимәде дисәм, ялгышам, ахры. Балаларга исем кушканда каршылык туды. Үземнең татар исеме кушасым килде, ә ул, рус исеме кушабыз, дип, өзмәде дә куймады. Ахыр чиктә күндем. Дмитрий һәм Татьяна дип куштырды. Олысы Дмитрийны чиркәүгә алып барып чукындырганда кичергән хисләремне белсәгез иде. Ничек түзгәнмендер, чыдаганмындыр?! Улымны чукындырырга каенанам мәҗбүр итте. «Чукындырасыз булгач, чукындырасыз, минем оныгым басурман булмасын!» – диде. Авыл тирәсендә чиркәү булмагач, Казанга алып бардык. Хәзер генә ул авыл саен мәчет, чиркәү төзү модасы китте. Йөрүчесе булмагач, түрәләр, замана байлары нигә салдыралардыр ул Аллаһы йортларын?! Шуның белән халык, авылдашлары алдындагы гөнаһларын юмакчы булалардыр инде...

 

Күз курка, кул эшли, дигәндәй, тәки чукындырдык малайны. Ярый әле, үз әнием сизмәде. Белгән булса, нишләр иде икән, газизем, бәгърем?! Авылга кайтканда улымның муенындагы тәресен салдырып куя идем. Шуңадыр, улымның тормышы да рәтле булып чыкмады. Хәер-дога дигән нәрсә дә бар бит әле. Әниебез хәер-догасын калдырмаган, күрәсең. Владимир шәһәре марҗасына ияреп китте дә кайтып та күренгәне юк. Алты-җиде ел элек кайтканнар иде, бөтенләе белән хатыны итәге астына кереп беткән. Элек авылда калу модада түгел иде шул. Бетәсе авылда аны ничек төпләндерәсең инде?! Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында авылга бөтенләй үги караш яшәп килде ич! Аеруча кызлар кыр казлары кебек тезелешеп киттеләр. Шәһәрдә тулай торак бүлмәсендә кияү чырае күрмичә ятса ятты, барыбер китте.

 

– Кызыгыз Татьянаны күздә тотып әйтүегездер инде.

 

– Юк, гомумән әйтәм. Кызыма рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. Казанда яшәсә дә, айга бер тапкыр булса да кайтып, өйләрне җыештырып, башка эшләрне карап китә. Җәен бакчада, йорт тирәсендә эшләшергә дип оныкларымны кайтара. Киявебез үзебезнең татар кешесе. Бик акыллы, игелекле бала. Кызым бәхетеннәндер, анысы. Яшь чакта кемгә барып уңасыңны белмисең шул... Болай буласын белгән булсам, мин дә бу «шайтан»га борылып та кармаган булыр идем. Тәмәкене дә өйдә тарталар бит алар. Беребез Мәрьям анага карап чукына, икенчебез комган тотып тәһарәт яңартырга йөри. Хәзер арабызда бернинди уртаклык юк, җанда бушлык, караңгы баз бушлыгы... Ярый әле күңелне юатырга телевизор бар. Сериаллар карый-карый ычкынабыз бугай инде. Безнең дә тормыш сериаллардагы кебек бит...

 

Дөрес, яшь вакытта Толик какмады, сукмады анысы. Әмма яши-яши баса, үзенекен итә икән ул. Аның милләте кайда да үз өстенлеген күрсәтергә тырыша. Хәзер генә ул бөкшәйгән картка әйләнде. Яшь чакта күп кыз-кыркынның, соңрак хатын-кызларның күзен нык кыздырды ул. Хәзер бик сикерә алмый. Агач төбенә барыр вакыты җитте. Ул башка, мин башка зиратта булачакмын. Шушы да булдымы тормыш?!. Менә син, энем, газетада эшлим дидең бугай. Яз әле шушылар хакында. Минем язмыш башкаларга сабак булсын. Татар кызлары үзебезнең татар егетләренә чыксын, безнең халык хисабына башка милләт вәкилләрен арттырмасыннар иде. Үз татарыңа, үз каныңа җитәме соң?!

 

Әйе шул, Тәүхидә апа буынының күпчелегенә тормышның ачысын гына түгел, җан газаплары да татып яшәргә туры килгән икән. Совет системасы җитмеш-сиксән ел дәвамында интернационаллык рухында тәрбияләргә тырышты. Өлкән буын хәтерлидер, бу уңайдан безгә гел «Свинарка и пастух» фильмындагы халык хуҗалыгы күргәзмәсенә килгән дуңгыз караучы рус кызы белән Дагыстан көтүчесенең мәхәббәте үрнәк итеп күрсәтелде.

 

Милли күтәрелеш елларында (узган гасырның туксанынчы еллары) татар егет һәм кызлары арасында катнаш никахка керү очраклары бераз кимегән иде. Кызганыч ки, соңгы бер-ике елда бу күренеш тагын көчәйде. Күрәсең, байлык, җенси азгынлык милли хисләрдән өстенрәктер. Кайда икән ул бүгенге Зөләйхалар?!. Шөкер, татар драматургиясе әлеге темага элек-электән битараф булмаган. Рәхмәт, бу турыда чаң сугучылар бүген дә бар. Заманча яңгыраш тапкан Туфан Миңнуллинның «Илгизәр+Вера» әсәрен генә искә төшерик.

 

Янәдән Тәүхидә апаның сүзләре искә төшә:

 

Шулай, энем, менә нинди язмышлар бар бу дөньяда. Гаилә корганда үзең турында гына уйламаска кирәк. Матурлык бер көнлек ул. Картайгач аның кирәге калмый. Тормыш ул өйләнешеп бергә тору гына түгел бит әле. Балалар тудырасы, үстерәсе була. Картаясы, теге дөньяга китәсе бар. Шулай булгач, гаилә корганда барысын да уйларга кирәк. Бүгенге яшьләргә киңәшем шул. Менә без дә читтән караганда ярыйсы гына пар кебек. Ә эчкә, күңел төбенә төшеп карасаң, йөрәк йөрәк түгел инде, ә кара күмер...


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Шәһри Казан
№ 18 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»