поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.01.2018 Җәмгыять

Баланы ничек бәхетле итәргә?

Соңгы биш-алты елда илдә үзен бәхетсез дип санаучы балалар саны арткан. Моны иң элек бала-чаганың телефон-компьютердан аерылмавы белән аңлатканнар. Смартфон һәм гаджетта күбрәк “казынып” утырган саен, ялгызлык хисе арта, ди белгечләр. Ә статистика мәгълүматларына караганда, алга киткән илләрдә бала-чаганың 90 проценттан да күбрәге даими рәвештә кесә телефоныннан файдалана. Баланы ничек бәхетле итәргә?

Көннәрнең берендә биш яшьлек улыбыз балалар бакчасыннан “сөенечле” хәбәр алып кайтты. “Артем бүген садикка кесә телефоны алып килгән иде. Аңа “Айфон” бүләк иткәннәр. Кесә телефонын безгә дә күрсәтте. Бераз уйнадык, әмма телефон бик тиз сүнеп китте. Артем әти-әнисе бүләген иртәгә дә алып киләчәк”, – дип шаккатырды. Баланың сүзләрен тәрбияче дә дәлилләде. Дусларыма күрсәтәсем килә дип аптыраткач, Артемга куртка кесәсендәге телефонны алырга рөхсәт биргән ул. Биш-ун минуттан соң, җиһазны кире куярга һәм бакчага кабат алып килмәскә куштым, ди. Өлкәннәрнең мондый адымга баруына гаҗәпләнүен дә яшермәде.
 
Бүген әти-әниләрнең тәрбия мәсьәләсенә карашы төрле булса да, бакчага кесә телефоны биреп җибәрүләрен аңлату кыен. Өстә­венә сүз кыйммәтле җиһаз турында бара. Әгәр югалса, кем җавап бирәчәк? Тик телефон вакыйгасы моның белән генә бетмә­де. Икенче көнне төркемдәге тагын бер бала кесә телефоны алып килгән. Баксаң, бу юлы өйдәгеләр улла­рының җиһазны кесәсенә салып китүен белмичә дә калган. Хәзер төркемдә “телефон” дигән сүз чыгуга кот оча. Чөнки әти-әниләр­нең күбесе балага мондый җиһаз­ны, гомумән дә, бирмәү яклы. Куркуыбыз юкка түгел. Электрон җиһаз­ларның зыянын тикше­ренү барышында раслаганнар.
 
Белгечләр әйтүенчә, смартфон һәм гаджетлар баланы бәхетсез итә. Утыз елга якын дәвам иткән тикшеренү нәтиҗәсе бу! Соңгы биш-алты елда үзен бәхетсез дип санаучы балалар аеруча да арткан. Моны иң элек бала-чаганың теле­фон-компьютерда “яши” башлавы белән аңлатканнар. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген үсмерләрнең 70 проценттан да күбрәгендә кесә телефоны бар. Алга киткән илләрдә бала-чаганың 90 проценттан да күбрәге даими рәвештә әлеге җиһаздан файдалана, дигәннәр.
 
“Бүген балалар һәм үсмерләргә аралашу җитми. Алар көн буе экранга төбәлеп утырырга риза. Компьютерда төрле уеннар уйныйлар, социаль челтәрләрдә яңа­лыклар тасмасын күзәтәләр, дуслары белән интернет аша гына аралашалар. Бу хәл ялгызлыкны арттыра гына. Баланың бәхетсезлек хисе арткан саен, ул социаль челтәр­ләрдә мөмкин кадәр күбрәк вакытын үткәрә башлый”, – ди психолог Алисә Закамская. Аның фикеренчә, бәхет ачкычы – электрон җиһаз­лардан файдалану вакытын чик­ләүгә бәйле. Баксаң, әти-әниләр үсмер белән көненә ким дигәндә ике сәгать аралашырга тиеш икән. Күзгә-күз карашып утыру артык, әлбәттә. “Бергәләп өйдәге эшләрне башкарыгыз, кунакка барып кайтыгыз, балага спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итегез”, – ди Алисә Закамская.
 
Табиб Люция Мостафина сүз­лә­ренә караганда, бүген балалар арасында гап-гади йокының да ни икәнен белмәүчеләр күп. “Өлкән­нәр сабыйларның йокысызлыгыннан зарлана. Югыйсә әти-әниләр үзләре үк гаепле. Кич бала аптыратмасын дип, аның кулына кесә телефоны тоттыралар. Нәтиҗәдә баланың активлыгы арта гына. Мондый халәттә ул ничек йокыга китсен?” – ди табиб. Күрү сәләте начараю, интернет бәй­лелек барлыкка килү турында әйтеп тә торган юк. Тик балага яхшылык эшлим дип, кесә телефонын кисәк кенә алып куярга да ярамый, ди белгечләр. Иң элек смартфон һәм гаджетлардан башка яшәргә өйрәтергә туры киләчәк. Ә аннары кесә телефонын яшереп куюның кирәге дә калмаячак.
 
Балага телефон бирмәскә ун сәбәп:
 
1. Электрон җиһазлар ба­­ла­ның физик сәла­мәт­легенә зыян сала.
2. Бала белән әти-әни арасындагы мөнә­сәбәтләр бозыла.
3. Бәйлелек барлыкка килә.
4. Ешрак көй­сез­ләнә башлыйлар.
5. Йокы начарлана.
6. Укуда артта кала.
7. Аралашу сәләте кими.
8. Организмда психик тайпылышлар барлыкка килә.
9. Агрессия арта.
10. Чынбарлыкка бәйле курку хисе туа.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.01.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»