поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.02.2010 Медицина

ТЕШ БЕТТЕ – КӨЧ БЕТТЕ

9 февральдә күбебез иң курыккан табиблар – стоматологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. SuperJob.ru порталының тикшеренү үзәге уздырган сораштыру буенча, русиялеләрнең 49 %ы түзә алмаслык сызлый башлагач кына теш табибына бара. Аларның күпчелеге моны теш табибыннан курку һәм әлеге хезмәтнең шактый кыйммәт булуы белән аңлата. 31 % кеше тешләренә игътибарлырак, алар стоматологка теш сызлаганда гына түгел, кайчагында тикшеренү өчен дә бара. 20 %ы тешләрен даими – елга бер яки ике тапкыр каратып тора. Андыйлар тешләрне сызлый башлагач кына дәвалау авыррак булуын белә. Русиялеләрнең 23 %ы теш табибыннан курка, 42 %ы азрак кына курку хисе кичерә, 35 %ы бөтенләй курыкмавы турында белдергән.

Ә сез теш табибыннан куркасызмы?

 

Алмаз Хәмзин, артист:

 

– Хәзер кем иренми, шул стоматология ача. Арада сыйфатсызлары да шактый. Танышларымның шундагы тәҗрибәсез белгечләргә эләгеп интеккәнен беләм. Шәхсән үзем элекке поликлиникаларга гына йөрим. 9 яшьтән теш авыртып җәфаландым. Армиягә китәр алдыннан бик яхшылап дәваладылар. Ул пломбалар әле дә тора.

 

Кәүсәрия Исламова, укытучы:

 

– Элекке кебек күңелдә курку юк, чөнки заманча препаратлар белән авырту тоймаячагыбызны беләбез.

 

9 нчы сыйныфта укыганда укол да кадатмыйча теш алдырганны хәтерлим. Гомумән, элек еш теш алдырдым. Ул вакытта хәзерге кебек стоматология алга китсә, шактый тешем исән булыр иде.

 

Теш сызлый башласа, түзәрмен димә. Шуңа күрә аларга карата игътибарлы булу мөһим. Мин, мәсәлән, тешемне шалфей, ромашка төнәтмәсе белән еш чайкыйм. Ул авыз куышлыгындагы, теш арасындагы микробларны үтерә. С витаминына бай ризыклар (укроп, яшел суган), сөт продуктлары, карабодай тешләрне ныгыта.

 

Разиф Шакиров, пенсионер:

 

– 65 яшемә җитеп, беркайчан да теш табибына мөрәҗәгать иткәнем юк. Аллага шөкер, 32 тешем дә сәламәт. Теш сызлау, теш ямату – минем өчен ят нәрсә. Рәхәтләнеп чикләвек ватам, сөякле ит кимерәм. Моны күреп хатыным Илүзә “тешләрең тимердәндер”, ди. Күрәсең, аларны Ходай шундый итеп яраткан. Кеше кебек иртә-кич чистартканым да булмады.

 

Алмаз Хәкимуллин, “Таланид” стоматология үзәге директоры:

 

– Хәзер теш табибына барудан курку бетеп килә. Чөнки уңайлы шартлардагы яхшы клиникада заманча җиһазлар белән бернинди авыртусыз тешне дәвалыйлар. Әйтик, бездә, мәсәлән, бинага үтүгә талгын музыка ишетелә. Хезмәткәрләр авыру белән яхшы мөгамәләдә. Ул үзенең хастаханәдә икәнен дә онытырга мөмкин. Элек теш яматканда хәтта баш селкенә иде. Авырту сизелмәсен өчен новокаинны 5 миллилитр куллансак, бүген заманча препаратны ярты миллилитр кертү дә җитә.

 

Тешләрне саклаганда гына алар матур һәм сәламәт була. Елга ике тапкыр теш табибына күренү бөтен кешегә дә мәҗбүри. Иң мөһиме – кальцийга бай ризыклар (эремчектән дә яхшысы юк) ашарга кирәк. Шулай ук балык, яшелчә дә тешләр өчен бик файдалы. Кайберәүләр, тешем ак төстә булсын дип, көнгә әллә ничә тапкыр чистарта. Бу дөрес түгел. Иң күбе ике тапкыр рөхсәт ителә. Халык төрле “кола” эчәргә ярата. Ул тешләр өчен бик зыянлы. Салкыннан кергәч, шунда ук кайнар чәй эчәргә ашыкмагыз. Ул эмальне чатнатырга мөмкин. Теш авыртканда табибка мөрәҗәгать итәргә куркып, андагы инфекцияләрне арттырасыз гына. Соңыннан организмда башка авырулар килеп чыга.

 

Мәхмүт Шәрәфетдин, Шамил мәчете имам-хатибы:

 

– Теш табибына барганда балачактан калган шүрләү бар. Ике ай элек тә теш алдырганда шундый хисләр кичердем. Әлеге өлкә табибларына еш мөрәҗәгать итмим. Һәр намаз алдыннан тешне юу да аларны сәламәт итәдер дип уйлыйм.



Ирек мәйданы
№ 6 | 12.02.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»