поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2018 Фаҗига

“Менә кайтып керер төсле”

2017 елның июль аенда Кукмара районының Төркәш авылында булган янгын һәм анда зыян күрүчеләр турында берничә тапкыр яздык. Яшен сугудан чыккан ут Алия һәм Нургали Җиһаншиннарның йортын һәм каралты-курасын көлгә әйләндергән иде. Бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар күп булды.

Без дә алар белән элемтәне өзмәдек, хәлләрен белешеп тордык.  Яңа йортка күчкәч, шатлык­ларын уртаклашырга иде исәбебез. Тик узган ел ахырында Җиһаншиннарга тагын бер сынау килгән. Яңа елга дүрт көн кала гаилә башлыгы Нургали вафат булган.
 
– Үз авылыбызда буш торган бер йортны сатып алгач, аның эчен тәртипкә китердек. Быел җәй ирем белән күп эшләдек, көзен газ керттек. Нургали гел матур планнар кора иде. Әле эшләнәсе эшләр байтак. Кү­ңелен бер дә төшермәде. Әмма өлгерә алмады, – ди Алия. –  Нургали авы­рыйм дигәч тә, узып китә торган чирдер дип уйладым. Аның белән хастаханәгә бардым. Та­биб­лар: “Бар кайт”, – диделәр. Таң алдыннан аның үлүен хәбәр иттеләр. Кызым Казанда, улым армиядә иде. Бу хәбәрне ишетеп, әтием дә авыруга сабышты. Үзем дә гел дарулар гына эчеп торам. Каядыр чыгып киткән дә менә кайтып керер төсле.
 
Үзләренә йорт җиткергән вакытта алар Алиянең әтисе белән бергә яшәп тора иде. Янгын вакытында көтүдә йөреп исән калган сарыклары янына тана да сатып алган булганнар. “Ул да бозау­ларлык. Нургали сарык­ларның бәрәннәрен көтә иде. Инде менә бәрәннәре туа башлады. Ирем гел янәшәмдә кебек. Якын кешеңне югалту – бик авыр хәсрәт, – ди Алия. – Алга таба ничек яшәрмен? Өйнең эшләре дә туктап тора инде хәзер. Улым кайтмыйча, бернигә тә тотынып булмас. Бу авыр кайгыларны җиңеп чыгып, балаларым хакына яшәргә кирәк”. Алар да бу вакыйганы авыр кичерә. Әтисен озатырга  улы Алмаз да кайтып китте.
 
Җиһаншиннар гаиләсенең хәлен сорап редакциягә еш шалтыраталар иде. Әле дә булышам диючеләр бар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Без бер-бере­безнең кайгысын күтәрергә булышканда, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузганда гына яшәүнең мәгънәсен аңлый алабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»