поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.01.2018 Дин

“Хатын-кыз карт әнисен карап-тәрбияләп торыр өчен иреннән рөхсәт сорарга тиешме? Ирләр хатыннарының әнисен бик яратмый бит"

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.

– Нурулла хәзрәт, сәдаканы сорап алырга ярыймы?
 
– Ярамый. Нинди генә халәтта булсаң да сорамавың хәерлерәк, чөнки авырлыкка төшеп кешеләрдән сораганчы Аллаһы Тәгаләдән сорасаң Ул үтәячәк. Ә без авырлык килү белән: “Ярдәм итегез!” – дип кешеләр янына чыгып чабабыз. Бу дөрес түгел. Иң беренче сабыр итәргә һәм Раббыдан сорарга кирәк. Ул гына бирүче, ярдәм итүче. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Сәдака сорап утырган кеше ул фәкырь түгел. Фәкыйрь кешенең хәерчелеге тышына чыккан булыр, сорап йөрмәгәч син аны бай дип уйларсың. Ул тыйнак булыр”  – ди. Мохтаҗ кешене киенүеннән, тотышыннан күреп була. Сау-сәламәт кеше теләнеп йөри икән, аңа сәдака бирергә ярамый.

– Сәдака кемгә тиеш?
 
– Зәкәт түләмәүче, мескен-фәкыйрь кеше. Мескен кешенең торырга да урыны юк, көнен-көнгә ялгап бара. Фәкыйрь кешенең торырга урыны бар, көнлек ризыгы да булырга мөмкин. Авыру кешеләр, гарипләр, тол хатыннар (чөнки хатын-кызга эшләү мәҗбүри түгел), ятим балалар. Әтисе юк бала ул инде ятим булып санала. Сәфәрдә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр.
 
– Бер ханым сорау юллаган: “Хатын-кыз карт әнисен карап-тәрбияләп торыр өчен иреннән рөхсәт сорарга тиешме? Ирләр хатыннарының әнисен бик яратмыйлар, үз әниләре генә беренче урында. Ислам динендә ничек икән?”
 
– Хатынның әнисен яратмау бу ирдән түгел, хатыннан һәм хатынның әнисеннән үк киләдер. Хатын әйбәт икән, хатынны ягъни кызын әнисе дөрес тәрбияләгән икән проблема юк.  Әнисе гомер буе киявенә начар сүз әйтмәсә, аны хуплап торса, ир хатынының әнисен карарга каршы килмәс. Рәхим-шәфкате юк икән, каршы килергә дә мөмкин. Бәгыре каты дигән сүз. Дин ягыннан караганда, әни улы кулына кала. Гадәттә, татар халкында төпчек малайны өйдә калдыралар. Әни белән улы калса хәерлерәк. Ир хатынына: “Әнигә сүз әйтәсе булма!” – дип тә әйтә ала. Әни кызы белән калса, кияү үзен өйдә хуҗа итеп дорфарак та тотарга мөмкин. Кияүләре хатынының әнисен өенә алып килеп, ничә еллар буе карап торган очракларны беләм. Мондый кешегә сокланам, Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен. Бу кешенең дәрәҗәсе арта гына.
 
Улы булмаса ана кызы кулына кала. Ире каршы килсә хикмәтле юлларын табарга кирәк. Бөтенләй каршы төшсә, әниең янына бармыйсың, дисә, шушы ир белән сөйләшерлек туганнарын эзләргә кирәк. Матур сүз белән күңелен йомшарт. “Синең дә әниең бар бит”, – дип аңлатырга кирәк. Бик каты дошманлык пәйда була икән, димәк яшьлектә ниндидер хата, киеренкелек булган. Хатынның әнисенең дә гаебе булгандыр бәлки. Ә иң гүзәл күренеш бер-береңне гафу итү.

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 16.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»