поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.01.2018 Мәдәният

Татарстанның халык артисткасы Асия Галиева вафат

Татар театр сәнгате зур югалту кичерә. 11 гыйнварда 88нче яшендә милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисткасы Галиева Асия Әмир кызы вафат булды.

А.Ә.Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакырыла.
 
Яшь актриса иҗат юлының башында ук казах язучысы Мусреповның «Козы-Көрпеш һәм Баян сылу» спектаклендә Баян сылу ролен башкарып тамашачының игътибарын җәлеп итә. Ярты гасырдан артык татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, А.Ә.Галиева татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә 150гә якын образ тудыра. Күренекле артистка башкарган төрле характердагы  рольләр тормышчан, ышандыргыч, хисле һәм үзенә генә хас төсмерләр белән аерылып тора. Шекспирның «Король Лир» спектаклендә Корделия;  М.Горькийның «Соңгылар» — Верочка, «Дошманнар» — Надя; А.Островскийның «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» — Негина;  Г.Камалның «Бәхетсез егет» — Гайни;  Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал» — Гөлҗамал, «Хуҗа Насретдин» — Зөбәрҗәт, «Качаклар» — Сәрби, «Зифа» — Әйшә; К.Тинчуринның «Американ» — Дилбәр; Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» — Айсылу; Мольерның «Суган суфые» — Дорина; А.Вампиловның «Булмас димә — дөнья бу!» — Марина; Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклендә Дилбәр Саматовна һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
 
Асия Галиева иҗатының тагын бер тармагы - педагогик эшчәнлек. Озак еллар дәвамында ул республикабызда бердәнбер югары квалификацияле грим сәнгате белгече булды. Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, Р.Сахабиев, Р.Ибраһимов кебек танылган сәхнә осталары грим салу осталыгы дәресләрен А.Ә.Галиевадан алдылар. Казан дәүләт консерваториясендә Татар теленең сөйләм культурасы дәресләрен алып барып, ул республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте.
 
Уңышка ирешү өчен, табигать биргән сәләттән кала, кешегә зур тырышлык, алынган эшеңә җаваплы караш, намуслы хезмәт тә кирәк. Үз өстендә туктаусыз эшләү, белемгә омтылу – болар Асия Галиеваның тутыкмас сыйфатлары иде.
 
Халкыбызның талантлы кызы, Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

---
Камал театры
№ --- | 12.01.2018
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»