|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2018 Криминал
Билгесез кешеләр авыл мәчете имамын үтергәнДагыстанда авыл мәчете имамы үтерелгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр дин әһеленә утлы коралдан аткан. Бу хәл республиканың Хасавюртовск районы Муцалаул авылында булган. Көч структуралары чыганагы агентлыкка фаҗиганең авыл мәчете имамы яшәгән йорт янында булганлыгын җиткергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аны билгесез кешеләр белән низагтан соң үтергәннәр, дип яза Татар-информ. Имамга Макаров пистолетыннан җиде тапкыр атканнар.
Республика Эчке эшләр министрлыгында Муцалаул авылында ир-ат үтерелү фактын раслаганнар. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|