поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.12.2017 Сәясәт

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате

Кадерле татарстанлылар! Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт.

2017 ел республика өчен шактый нәтиҗәле булды. Нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында уңышлы проектларны гамәлгә ашыру, киң колачлы модернизацияләү эшләрен башкару нигезендә икътисадый үсеш һәм барлык социаль программаларның үтәлеше  тәэмин ителде. 
 
Якынча чирек миллион татарстанлының торак шартлары яхшыртылды. 
2017 елда кырлардан җыеп алынган мул уңыш авыл халкының республикабызга зур хезмәт бүләге булды.
 
Рус архитектурасы һәйкәлләре  – Успение соборы һәм Зөя монастыре – ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
 
Казанышларыбызда республикада яшәүче һәркемнең хезмәте, өлеше бар, шуның өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.
 
Татарстанга һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга олы ихтирамыбызны белдерәбез.
Икътисад өлкәсендәге уңышларыбыз, традицияләребез, Ватанны ихлас ярату хисе  республикабызның алгарышлы үсешенә ышаныч тудыра.
 
Россия Федерациясе Президентын сайлау 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булачак. Әлеге сайлау кампаниясе иҗ­ти­магый-сәяси тотрыклылык һәм гражданлык җаваплылыгы шартларында узар дип ышанам.
 
Футбол буенча дөнья беренчелегендә катнашучыларны без халкыбызга хас кунакчыллык белән каршы алырга әзерләнәбез. Республикабызда игълан ителгән Лев Толстой елы рухи мирасыбызның аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән гуманизмның җәмгыятебез өчен гаять мөһимлегенә тагын бер дәлил булыр дип уйлыйм. 
 
Безнең уй-фикерләр дә, эш-гамәлләр дә  күпмилләтле илебезнең башка халыклары белән  уртак. Бу бердәмлекне саклау һәм аны ки­ләчәк буыннарга тапшыру – изге бурычыбыз.
 
Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, барлык игелек­ле эшләрегездә уңышлар,  бәхет һәм шатлык­лар телим. 
Бәйрәм котлы булсын!
 
Яңа 2018 ел белән!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»