поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.12.2017 Фаҗига

Кайтып җитә алмадылар... (ФАҖИГА)

Узган шимбә иртәсендә “Казан –Чаллы” юлындагы коточкыч һәлакәт турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды. Ике җиңел машина бәрелешеп, ике яшь җанның гомере өзелде. “Тугызлы” машинасындагы Гөлназ белән Гөлиянең Түбән Камадан Кукмарага каникулга кайтышлары була. Моннан дүрт ел элек тол калган әтиләре бер кызын яшьли җир куенына сала.

Бер бәхетең булмагач...
 
Гөлназ белән Гөлия Кукмара районының Нырты совхозы бистәсендә туып үсә. “Әниләре Фирая минем апамның кызы иде. Мамадыш районының Шәдче авылы кызын Райнур белән таныштырдылар да, ул да минем кебек Кукмара килене булды, – ди Төркәш авылында гомер итү­че апалары Һәдия. – Фирая бик акыллы, кешелекле иде. Кияүгә чыгып, матур гына яшәде­ләр. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Фирая шуларга карап бик сөенде. Балаларын яратып яшәде. Ирен дә хөрмәт итте. Райнур да тыныч, акыллы ир булды. Тик көтмәгәндә фаҗига булды: моннан дүрт ел элек Фирая йөрәк авыруыннан үлеп китте”.

Кайтып җитә алмадылар
 
Әниләре үлгәч, Гөлназ белән Гөлияне Мамадыш районы Шәд­че авылындагы әби-баба­сы­на күче­рәләр. Сәбәбе дә бар. Баш­та берсе 9 нчы сыйныфны тәмамлап, бер елдан икенчесе әниләренең Түбән Кама шәһә­рендә яшәүче сеңлесе Гөлнар янына барып урнаша. Икесе дә медицина училищесына укырга керә. Түбән Кама якынрак булганга, ял көннәрендә Шәдчегә кайтып йөриләр. Бәй­рәмнәрдә исә Кукмарага әтиләрсе янына да кайткалыйлар. Бу юлы да шунда барышлары була. Имтиханнарын “бишле”гә тапшырган кызлар каникулга авылга әтиләре, әби-бабаларына кайтырга юлга чыга.
 
Гөлназ ул көнне рульдә була  
 
Гөлназ рульгә күптән түгел генә утырган булган. Күрәчәктер инде, ни рәвешледер, икешәр полосалы юлда, каршы якка чыгып, чит ил машинасына бәрел­гән. Фаҗига Алабуга районындагы Лекарево авылы янында килеп чыга. 20 яшьлек Гөлназ вакыйга урынында ук җан бирә, 19ын тутырган Гөлиянең гомере өчен табиблар көрәшә. Аңа катлаулы операция ясаганнар. Кызның талагын алып ташлаганнар, барлык кабыргалары сынган, оча сөягенә зыян килгән. Алар бәрелгән машинадагы юлчы хатын-кызның гомере өзелә. 
 
Гөлназны дүшәмбе көнне әни­се кабере янәшәсендә җир куенына салалар. Аны соңгы юлга озатырга халык күп җыела. “Ике җир­дә укыган сыйныфташлары, дуслары кайткан иде. Ир-егетләр дә елады. Әле дә бу хәлгә ышанып булмый. Үз балалары кебек кадерләп торган Гөлнар апабызга да авыр. Кичәге авыр көннән соң хәлен сорарга да кыен. Ул балалар аңа бигрәк якын булды шул. Никләр болай булгандыр, дибез. Ма­ши­наның арткы утыргычындагы әйберләргә берни булмаган. Алмалар изел­мәгән дә хәтта”, – ди апалары Рафилә.
 
Апалары әйтүенчә, Гөлназ­ның кулыннан килмәгән эше булмаган. “Соңгы арада җиләк-җимеш­тән букетлар ясау белән шөгыль­ләнде. Шәдчедә укыткан укытучыларына күптән түгел шуларны бүләк иткән. Әле ике атна элек бер туганы­бызның юбилеенда икесе бергә матур итеп биеделәр. Әй, сокланган идек үз­ләренә. Әллә күз тиде инде?! Бө­тенебез шаккатабыз, – дип сөйли Рафилә. – Гөлиябезнең савыгуын көтәбез. Әтисе, туганнары бә­хете­нә исән калсын дип телибез. Әмма табиб­лар артык өмет­лән­дерми әле. Бар да Алла­һы Тә­галә кулында. Җизнә­безгә дә бик авыр. Фирая апаның үлемен дә авыр кичергән иде. Хәзер менә чәчәктәй кызын югалтты. Кыз балаларга әнилә­рен югалту – авыр хәл. Без, туганнары, никадәр яратырга, назыбызны бирергә тырышсак та, әни – әни инде ул. Гөлназ кешегә әйтмичә генә әнисенә багышлап гел шигырьләр язган”.
 
Гөлия апасыз калды  
 
Кызларның әниләре 2013 елның июнь аенда вафат була. 5 май аның туган көне була. Ике кыз да ел саен бу көнне “ВКон­такте”да шәхси битләрендә бер­үк сүз язганнар: “Әнием! Туган көнең белән! Мин сине бик яратам!  Сагынам...”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»