|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2017 Мәдәният
Яңа татар җырын кем язар?Фестивальләр күп булсын, ләкин бер-берсен кабатламасын иде. Ә бездә аларның эчтәлеге кабатлана. Чөнки оештыручылар, үз тамашачысын табар һәм югалтмас өчен, катнашучыларга халык мәхәббәтен казанган классик җырларны яисә халык җырларын тәкъдим итә. Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, бу яңа татар җырына кытлыктан килеп чыга, ди. Шуңа күрә алар яңа җыр бәйгесе оештырырга булган. Бу хакта фондның Кайгыртучылар советы утырышында ел нәтиҗәләрен чыгарганда билгеле булды. “Миңа аларның эшләү алымы ошый, – ди кайгыртучылар советы рәисе, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. – Алар сәләтле яшьләрне таба, сәхнәгә чыгара, килешү төзеп, хезмәттәшлекне дәвам итә. Шул ук вакытта танылган җырчыларның да концертларын оештыра. Әйтик, Илһам Вәлиев, Ренат Ибраһимов концертларын. Ваһапов фонды зур эш башкара дип уйлыйм. Җыр фестивальләре күбрәк булган саен отышлы, алар һәрберсе файдалы эш башкара. Казан консерваториясе һәм башка оешмалар сәләтләрне ачыклау һәм аларны үстерү җәһәтеннән бу фонд кадәр эшли алмый. Мәсәлән, Опера театры нигездә чакырылган артистлар белән эшли. Анысы да кирәк. Ул зур җырчыларны читтән чакырып, чын сәнгать шулай булырга тиеш дип, үрнәк күрсәтә“.
Фонд ел дәвамында нинди эшләр башкарган соң? Рифат Фәттахов болай диде:
– Безнең өчен иң зур вакыйга – Кайгыртучылар советы оештыру булды. Бу –фестивальне саклап калу һәм үстерү өчен кирәк. Без хәзер советның ярдәмен тоеп эшлибез. Үтеп баручы ел сәфәрләргә бай булды. Мәскәү, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләргә генә түгел, Хельсинкига да барып җиттек. Быелгы иң мөһим эшебез фестивальнең яшь башкаручылар бәйгесен үткәрдек. Анда катнашырга теләүчеләр искиткеч күп булды. Киләсе елда исә Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Без бу вакыйганы дөньяның иң зәвыклы мәйданнарының берсе – Чайковский залында билгеләп үтәргә телибез. Яңа татар җыры бәйгесен үткәрү планыбыз да бар.
Татар җырының тарихы да, куәте дә зур. Галим Индус Таһиров әнә шундый фикердә:
– Безнең моң – Ерак Көнчыгышны да яулаган моң ул. Шуңа күрә кайдадыр үзегезгә таныш аһәң ишетәсез икән, шикләнмәгез, ул безнең җыр була. Бабаларыбыз безнең җырны Кытай, Японияләргә кадәр илтеп җиткергән. Ваһапов фонды исә әлеге миссияне дәвам итә.
Музыка өлкәсендә проблемалар да юк түгел. Бу җырның сыйфатында да, башкару дәрәҗәсендә дә чагыла. Татарстан Президенты тикмәгә генә эстраданы тәртипкә салуны үз кулына алмады бит инде. Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты да киләсе елда татар музыка сәнгате мәсьәләсен күтәреп чыгарга җыена. Бу өлкәдә проблемалар шактый, ди Разил Вәлиев:
– Татар сәнгатенә анализ ясап, матбугат аша бәя бирерлек сәнгать белгечләребез юк диярлек. Бу һәм башка күренешләр комитетта музыка сәнгате торышы турында сөйләшү үткәрергә сәбәпче булды. Ул киләсе ел башына тәгаенләнде. Казан дәүләт консерваториясеннән, Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан җитәкчеләр чакырылачак. Әлбәттә, бүген иң зур проблема – тел проблемасы. Милләтне сакларга телибез икән, беренче чиратта, телне сакларга кирәк. Без бу хакта күп сөйлибез. Кылган эшләребез дә бар, ялгышларыбыз да, хаталарыбыз да бар. Телсез милләт була алмый, ә музыка сәнгатеннән башка милләт була аламы?! Телсез милләт булмаган кебек, музыка сәнгатеннән башка милләт була алмый.
Фонд җитәкчесе, елга йомгак ясап, үзе белән хезмәттәшлек иткән матбугат чараларына дипломнар тапшырды. Бергә булганда, без бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз, диде ул.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|