|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2017 Әдәбият
“Уем сөзентесе һаман уяу...” (Айгөл Имамиева шигырьләре)Имамиева Айгөл Русил кызы 1986 елның 14 июлендә Саба районы Күкчә авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. “Шигъриятне күңелдә туган аерым мизгелләрне, халәтне кәгазь битенә төшерү өчен кулланам, остазым дип класс җитәкчем, каләм серләренә төшендерүче югары категорияле укытучы Гөлсинә Кыямованы саныйм...”,- ди Айгөл Русил кызы. КДУны тәмамлаганнан соң, берничә ел “Теләче” радиосында диктор һәм район гәҗите хәбәрчесе булып эшли. Журналистика факультетыннан тыш, КФУның психология институтын һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең магистратурасын тәмамлый. Төп эш урыны – Теләче районы “Олимп” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча баш белгече.
Спортның чаңгы һәм җиңел атлетика төре белән шөгыльләнә, республика беренчелекләрендә район данын яклап чыгыш ясый. Районның иҗтимагый тормышыннан читтә калмаска тырыша, күпсанлы төрле дәрәҗә рәхмәт хатлары, спорт, мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары бар. Теләченең җирлекара китапханәсе каршында оешкан “Йөзек кашы” әдәби берләшмәсендә мәктәп елларыннан бирле әгъза булып тора, 2008-2013 елларда район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” халык театры составында спектакльләрдә уйный. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы. Чыңлый күңел
Җитмеш җиде көйгә чыңлый күңел
җитмеш җиде тапкыр әрнүдән.
Тормыш көен язып, соло биим —
хаятем торышын кем күргән?!
Җитмеш җиде кылым, кагылудан
кайтаваздай китә бәяны.
Кылдай нечкә, корычтай нык рухны
Инсан белми каян алганны.
Сиңамы сон мине кабатларга?!
Ялгыш көйдән җаның кителгән.
Бер кешелек хорда мин төп герой,
Бу — чынбарлык. Куптән көтелгән.
Бер уй
Уйларымны иләк аша сөзеп,
Бер киштәгә тездем тәртипләп.
Фикер җебем берсе адашты да,
Тынгы бирми, булмый бернишләп.
Бер уй җебем чуалып калды да,
Бутады сөрешен дөньямның.
Син сүрелеп сүнгән. Җавап эзлим.
Син янганмы? Ә мин? Кем янган?
Таяндым да уемның биленә,
Күзем йомып мирдән ваз кичтем.
Уем сөзентесе һаман уяу.
Ул янучы... Түгелдер ич мин?!
Уйлар учагында дөрләп янам,
Фикер дәфтәремдә нокта юк.
Адашканы тынгы бирми җанга,
Шул көйдерә. Сине уйлау - ут.
Нокта
Куптарып җанымның төбеннән
урының бушаттым мәңгегә.
Тамырсыз агачтай корыдым.
Ямаулык эзләмим күңелгә.
Элпә боз ярамның күлмәге
эремәс назларга төреп тә.
Чайпалып түгелгән бөтенлек
яңармас, күз яше түгеп тә.
Юк итәм хисләрем касәсен,
Ярамның шифасы вакыттыр.
Хушлашу - мәрсия сөюгә.
Һәм нокта. Сүзләрең артыктыр.
Ялгыз вальс
Минем күңел ялгыз гына вальс бии.
Бию көе-йөрәгемнең сагынуы.
Мең кәррәгә арткан шушы газапларны
Әйтегезче, онытырга бармы юлы?
Шул биюдә мин ялгызым әйләнгәндә,
Тотып алсаң кинәт язмыш ярларында-
Аңларсыңмы икән минем халәтемне?
Тоярмынмы икән синен барлыгыңны?
Кан тамырын киссәң - ташып әрнү ага,
Җан җырымның оныттырып юлларын.
Шуны сизә торып бар(ы)бер ялгыз биим.
Шулай рәхәт. Белсәм дә янда син барны.
Омтылам...
Диңгезләр күк белән тоташкан,
Матурлык күзләргә нур элә.
Синең күк, онытылмыйм, дип, ахры,
Ашыгып күңелгә үрелә.
Дулкыннар иркәли тәнемне,
Онытылып омтылам түренә.
Диңгезнең зәңгәрсу күзләре
Нәкъ синең караштай күренә.
Бөтереп бирәзә кочакта,
Диңгезем, яратчы, сагындым!
Китсәм дә ярыңнан еракка
Мәңгегә яныңда калырмын.
Бәясе-ялгызлык
Тау идең. Ишелеп,түмгәккә калганда
Күзләрең болытка бактылар.
Хәтереңдә күкрәгән чакларың уянды-
Болытка ияреп актылар.
Тау идең. Җаныңда кузгалган гарасат
Тигезләп тирә-як җиһанны
Җимерде тымызык күл кебек дөньяңны,
Хәзер соң яныңда кем калды?!
Тау идең. Яу булды. Галәмнәр селкетеп,
Теләдең акларга рухыңны.
Үз-үзеңне җиңдең. Бәясе-ялгызлык.
Юл алган үз кыйблаң шушымы?!
Әрнүле уйлар?
Айгөл ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|