|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Медицина
“СӨЛЕK МОГҖИЗА БҮЛӘK ИТӘ”Сөлекне икенче төрле тешле табиб дип йөртәләр. Авырып китсә, кемдер шундук табибка йөгерә, икенчесе исә сәламәтлеген әлеге су суалчанына ышанып тапшыра. Галимнәр аның ун күзен, бер авызда 270 тештән торган өч казналыгын санап чыгарганнар. 4-5 мең ел элек барлыкка килгән гирудотерапияне бүгенге көндә Балтач районында яшәп ятучы Зөлфия Ходайбиргәнова да дәвам итә. Тумышы белән Киров өлкәсеннән булып, соңрак гаиләсе белән Балтач районына күченгән Зөлфия апа менә 12 ел инде халыкка сөлек салу эшен алып бара. — Әбием гомер буе бу эш белән шөгыльләнде. Күрше-күләнгә дә, үзенә дә салыр иде. Аның: “Элек сөлекне бик байлар гына алган. Чөнки өчесе бер сыер бәясенә торган”, — дип сөйләве әле дә хәтердә. Өйдә банкаларда кара сөлекләр йөзеп йөрүенә кечкенәдән күнеккән. Шунлыктан әбинең эшен дәвам итү минем өчен ят нәрсә булмады. Аерма шунда гына: элек әбиләр үз белдекләре белән шөгыльләнсәләр, хәзер укымыйча ярамый. Кеше тәнендәге нокталарны бик белеп эш итәргә кирәк, — дип сөйли Зөлфия апа. Ул Мәскәүнең Сеченов исемендәге академиясендә белем алган. Эш башлаган елларда Зөлфия апа ишек төбен балтачлылар гына таптаса, хәзер Арча, Кукмара, Шәмәрдән, Биектау, Казан якларыннан да килүчеләр байтак. Дәва алырга теләүче кешегә Зөлфия апа үзе белән банка алырга куша. Анысы кулланылган сөлекләрне салыр өчен. — Тотылган сөлекләрне кешенең үзенә биреп җибәрәм, — ди ул. — Дөрес, медицина китаплары аны кат-кат кулланырга ярый, дисә дә, алай итмим. Хәтәр заманада яшибез бит. Кан аша йога торган әллә нинди авырулар бар. Дәвалыйм дип, киресен эшләсәң, нишләрсең? Аннан соң, сөлекне кабат кулланыйм дисәң, күпмедер көтәргә, берничә ай дәвамында көн саен суын алмаштырырга, яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Минем әлеге эшкә вакытым юк. Сөлекне беркайчан да үтерергә ярамый. Кайберәүләр, сеанстан соң унитазга агызабыз, диләр. Бу — бик зур хата. Сөлек — Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләрне дәвалау өчен җибәрелгән суалчан. Җаны бар. Үтереп яки ярамаган җиргә агызып, кеше аның рәнҗешен алырга мөмкин. Килүчеләр беләләр, мин һәрвакыт кабатлыйм: кыш айлары икән, җәйгә кадәр өегездә банкадагы суда яшәп торсын. Ә җәй җиткәч, агымсуга җибәрерсез, дим. Күпмедер дәрәҗәдә шифа биргән, җиңеллек бүләк иткән икән, аны яңадан үз иркенә җибәрү дә шул кешенең бурычы. Зөлфия апа сөлекләрне берничә кат тартмага тутырылган рәвештә Саратов өлкәсе Балаково шәһәреннән кайтарта. Сөлекнең бөтен сере шунда: тешләгәч, ул кеше организмына гирудин дигән сыекча җибәрә һәм пычрак канны үзенә суыра. — Гирудотерапиягә кадәрле һәм аннан соң күргән кешене таный да алмыйсыз, — дип сөйли Зөлфия ханым эше турында. — Сөлек организмны тулысынча чистарта, үлгән күзәнәкләрне терелтеп, янәдән җан бирә. Мин аларны могҗиза эшли дип әйтәм, шуңа күрә яратам да. Ашказаны, умыртка баганасы, бавыр, үпкә, тән тиресенә, бөтен буыннарга тәэсире көчле. Сөлек терапиясе алган кешенең яшәү дәрте арта, кәефе яхшыра. Бер курс дәвалану өчен 100 данә сөлек кирәк. Ә алдан каныңның ни дәрәҗәдә оешучанлыгын һәм кан басымын белеп килү шарт. Түбән икән, берничә генә сөлек куячаклар, ә югары булганда андый критерияләр юк. Зөлфия апа атнасына өч сеанс, аннан соң бер атна ял иттереп эшли. Шул рәвешле әлеге йөз сөлек куелып беткәнче. Кешенең үзен ничек хис итүенә карап, дәвалану курсы уртача ике айга сузыла. Югалган кан организмга кабаттан кайтсын өчен кеше тәмле һәм файдалы ризык кына ашарга тиеш. Сүз уңаеннан, Зөлфия апа үзенә елына 300 сөлек куя икән. — Мин шулар белән генә яшим. Үземне яңадан туган кебек хис итәм, — ди ул. Зөлфия апа ярдәменә өметләнеп килгән һәр кешенең үз зары. — Синдә ашказаны җәрәхәте, операция кирәк, диләр. — Әйдә, бераз гына сабыр итик. Операциясез дә җиңәргә мөмкин авыру булырга тиеш, — дим. — Буламы соң? — Була. Ышанмыйсыз икән, акчагызны бирми торыгыз, — дим. — Сеанслардан соң УЗИга җибәрәм. Анализлар һәм амбулатор карточкасы белән табибка керергә кушам. Бик гаҗәпләнеп, кире минем яныма киләләр. Тулы сөлек һәм дәвалау бәһасен җитеш тормышта яшәгәннәр генә түли. Мохтаҗлардан сөлек бәясен генә алам, “Бүген түләр акчам юк иде. Көтмәссеңме?” — диючеләрне дә кире бормыйм. Мин кешегә ышангангамы, алар да миңа ышанып киләләр, — дип сөйли ул. Еш кына геморройдан зарланалар икән. Әлеге чир белән кырык бер ел буе җәфаланган Биектаудан бер апа да тулысынча терелеп киткән. Варикозны да сөлек ярдәмендә бетереп була, ди Зөлфия апа. Тагын халык куллары, аяк табаннары ярылудан зарланып килә икән. — Нинди генә мазь, дарулар сылап карамадык, һич ярдәм итми, диләр. Безнең бөтен авырулар эчтә бит, иң мөһиме — шуны дәваларга кирәк. Ә мазьлар тыштан дәвалау өчен, — дип аңлата Зөлфия ханым. — Мактанып әйтүем түгел, барысы да үз практикамда булды. Шуңа күрә ышанып сөйлим. Күпме яшь хатын балага уза алмыйбыз дип килделәр, Аллага шөкер, сөлек ярдәме белән гаиләләренә бәхет иңде. Сөлек — бик акыллы, искиткеч сиземләү дәрәҗәсенә ия булган су суалчаны. Кешенең холкын, кәефен белер өчен банкадан тәнгә алып салу да җитә. Бик дуамал яки теләмичә, аның көченә әллә ни ышанмый гына килгәнсең икән, көтмә — ябышмаячаклар. Андый очракта сөлекләрне кире банкага салып, кеше тәнен тагын да яхшырак чистартып, юып йомшартырга кирәк. — Кешенең психологиясе шундый: тәмам аяктан калып авырый башламыйча табибка бармый, — дип сөйли Зөлфия апа. — Югыйсә профилактика дәвалануга караганда мең тапкыр яхшырак. Мин гади генә чагыштыру китерергә яратам. Ашаганнан соң табак-савыт ничек пычрак калса, безнең организм да шулай ук. Әлеге савытларны юу өчен кибетләрдән нәрсә генә сатып алмыйбыз. Ә үзебезне чистарту турында күпчелекнең башына да килми, — ди ул. Зөлфия апаның гаиләсе зур. Ире белән биш бала үстерәләр. Дүртесе үзләренеке булса, бер кызны тәрбиягә алганнар. Күченеп кайткан бер гаиләне берничә ай читтән генә күзәтеп йөри ул. Авырлыклардан тәки мантый алмаган әлеге гаилә бөтенләй бозык тормыш алып бара башлый. Күзгә күренеп кипкән кызчыкларын кызганып, үз канаты астына сыендыра. Ярдәм итүче булса, Ходайбиргәновлар гаиләсе үз районнарында медицина үзәге ачарга хыяллана. — Күпме халык, машиналарга төялеп, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләргә чыгып китә. Ә ник шундый ук шифаханәне үзебезгә ачмаска? Яхшы УЗИ аппараты, шул ук көндә әзер булырдай итеп төрле анализлар кабинеты — бар да бер бинада булса, ничек яхшы булыр иде! Телефоннары: (8-268) 2-41-02, 8-9053-75-64-01.
Алсу САБИРОВА, Балтач районы |
Иң күп укылган
|