|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2017 Хәвеф-хәтәр
Мәскәү метросында 100ләп кеше эвакуацияләнгәнМәскәүдә Царицыно метросы станциясендә электричка вагоннарының берсенә ут капкан. Әлеге хәл кичә кич 20 сәгать 35 минутта булган. Янгын чыккан электричкадан 100ләп пассажир эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә “Интерфакс” үз чыганакларына сылтама белән. Янгын локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган, дип яза Татар-информ.
Әлеге хәл буенча рәсми шәрехләү әлегә юк.
--- |
Иң күп укылган
|