|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2017 Криминал
Казанда подъездда бер кешене атып үтергәннәр, портфелен урлаганнар
Казанда билгесез затлар бер йортның подъездында ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. «Татар-информ» ачыклаганча, гадәттән тыш хәл кичә Интернационал урамындагы бер йортта булган. 58 яшьлек ир-ат хатыны белән өенә кайткан, ә подъездда аны бу вакытта битлекләр кигән, ПСМ пистолеты һәм травмат белән коралланган ике кеше сагалап торган. Алар ир-атка берничә тапкыр аткан һәм портфелен алып качып киткән. Боты һәм аркасы яраланган ир-ат шунда ук җан биргән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|