поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.02.2010 Интернет

"БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ – 2010" ИНТЕРНЕТ САЙТЛАРЫ БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛДЫ

Бүген интернет челтәрендә яңа бәйге старт алды. "Белем җәүһәрләре – 2010" дип аталучы әлеге I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле булган барлык интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

 

 

 

 

Бәйгедә барлыгы 7 номинация:

 

"Укытучы җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә багышланган яисә укытучының үз эшчәнлегенә багышлап үзе ясаган интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Укучы җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучылар ясаган һәм белем алу белән бәйле булган үз эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Тематик ресурс иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә фәнни өлкәдә билгеле бер темага багышланган, үз эзләнүләрен дә керткән интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Башлангыч белем учреждениесе җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Урта белем учреждениесе җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Югары уку йорты җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта, югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

 

"Белемле гаилә нур чәчүче җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә бердәм гаилә ясаган, интернет-кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнашалар.

 

Конкурс http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнашкан.

 

Укытучылар елына багышланган әлеге бәйгенең киләчәктә дә җәүһәрләребезне күтәреп чыгуын, халкыбызның асылташларын ялтыратуын теләп калабыз.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»