поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.12.2017 Мәдәният

Салават Фәтхетдиновка “Алтын йолдыз” булмады

Гадәттәгечә, декабрь аенда узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз. Бу барлык өлкәләргә дә кагыла, шул исәптән, җыр-моң, сәнгать өлкәсенә дә. Монысында исә һәркем төрле нәтиҗә чыгара. Музыка өлкәсендәге премияләрнең күп булуы да – шуның бер мисалы “Татар моңы”, “Татар җыры”, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе” дисеңме...

Татар эстрадасының барлык җырчыларын бер сәхнәгә җыйган “Болгар радиосы” милли музыка премиясе” быел бишенче тапкыр үткәрелә. Түгәрәк дата булгач, концерт программасы да алдагы еллардан үзгәрәк булырга тиештер кебек. Фестивальдә телебезнең язмышы, аның киләчәге, милләт, кешенең кылган гамәлләре турында сүз барды. Сәхнә дә милли орнаментлар белән бизәлгән иде. “Җыр белән телне саклап калып була”, – диделәр биредә. Күп кенә башка чараларда булмаган әнә шул миллилек төсмерен югалтмасалар иде дигән теләктә генә каласы килә. 
 
Билет бәясе мең сумнан ким булмаса да, тамашачылар залында буш урын калмаган иде. Әлбәттә, бу да сөендерде. Тамаша кылырга килгән һәрбер кешегә йолдыз формасында түштамгалар һәм махсус утлар да өләштеләр. Аларны кабызып, тамашачылар чараның башлануын таләп итә яки үзләренә ошаган җырчыга мәхәббәтләрен җиткерә алдылар.
 
“Болгар радиосы”ның дүрт алып баручысы үзенчәлекле форматта әзерләнгән чараны тәкъдим иттеләр. Номинацияне әйтүгә, сәхнә уртасында ул..., ягъни  күпләр яратып өлгергән җырчы пәйда булды. Шулай итеп, премия татар эстрадасының легендасы – Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышыннан башланып китте. “Ел ачышы” буларак, Зөлфирә Шәйдуллина бүләкләнде, Зөфәр Хәйретдинов “Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен” дигән премиягә лаек булды. Яңа номинацияләрнең берсе – “Иң яхшы аранжировка остасы”нда Марат Мухин җиңеп чыкты.
 
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе”нең тагын бер үзенчәлеге: биредә җырның көй һәм сүз авторларын да читтә калдырмыйлар. Номинациядә җиңеп чыккан җырчы белән бергә авторларны да бүләкләделәр. Ә менә Ренат Мөслимов сәхнәгә аерым номинант буларак та чыкты, ягъни “Халык күңеленә кергән җырлар авторы” буларак. 
 
Номинантлар исемлегендә парлы дуэтлар да шактый иде. Уйлап карасаң, соңгы елларда гына татар эстрадасы яшь парлар белән тулыланып китте. Әлеге кичәдә дә Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, сәхнәгә киез итек киеп чыккан Алсу белән Азат Фазлыевлар, Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиевлар – барысы да “Алтын йолдыз”га ия булдылар. Соңгы яшь парга премияне Салават Фәтхетдинов үзе тапшырды. Ул аларга һәм тамашачыга багышлап яңа җыр да бүләк итте. Сәхнә – сезнеке, Салават Зәкиевич, дигәнгә дә: “Сәхнә – Пирамиданыкы, тамашачы –  минеке”, – дип көлдерде җор телле җырчы. Гәрчә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясе буенча соңрак Илназ Бах җиңеп чыкса да. Ә менә Салават Фәтхетдиновка “Алтын йолдыз” булмады.
 
Ришат Төхвәтуллин “Алтын йолдыз”ны алырга дип үзе генә түгел, иҗат төркеме белән килгән иде. Шуңа да “Иң иҗади төркем” исеменә лаек булды алар. Ришатны, гадәттәгечә, халык түземсезлек белән көтеп алды. Чыгышының ахырында, җырлаудан туктап, ак томан арасыннан чәчәк күтәреп чыгучы кызчыкны кочаклап алгач, күзләрдә хәтта яшь барлыкка килде.
 
Төп номинацияләр арасыннан “Ел җырчысы”н – Филүс Каһиров, “Халык мәхббәте”н Айдар Галимов һәм Гүзәл Уразова алды. Гүзәл Уразова исә сәхнәгә җырларга гына түгел, биергә дә әзерләнеп чыккан иде. Тавышы белән бөтен "Пирамида"ны тотса, биюе белән сәхнәне кыздырды ул.

Алинә ЮНЫСОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»