поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.12.2017 Могҗиза

Убырлы кызларны күрдек... (БУЛГАН ХӘЛ)

Бу хәл Советлар Союзында була. Билгеле, яшьләр Ходайга да, җен-пәриләргә дә ышанмый, күпләре, ялкынланып, коммунизм төзү хакында уйланып яши. 1987 елның көзе. Икътисад факультетының өченче курсын колхоз басуына бәрәңге алырга җибәрәләр.

Яшьләр элекке пионер лагеренда яшәргә урнаша. Көн саен иртән автобус килеп, аларны басуга алып китә. Ә кичләрен бергә җыелып, сөйләшүләр, уен-көлке, гитарада уйнау, җырлар...
 
Альбина берчак төнге икедә уянып китә. Тышка чыгып керергә уйлый. Иптәш кызы Эльмира да уяна, бергәләп чыгарга булалар. Иртә көзнең коры, җылы төне, ай түм-түгәрәк булып тулган, якты. Бәд­рәфкә барып килеп, тыштагы юынгычта кулларын юарга туктаган кызлар якындагы урман буенда учак күреп кала.
 
– Әһә! – ди Эльмира. – Безнең арадан кемнәрдер качып кына аулак оештырган, кемнәр икән?
– Минем дә беләсем килә! Кем кем белән йөри, кызык бит! – дип аңа кушыла Альбина. – Әйдә акрын гына барып карыйбыз!
 
Яшьлек юләрлегенең кызыксынуы белән кызлар сиздерми генә учак янына якынлаша, барып җитми­чәрәк, куак артына яшеренеп күзәтергә булалар. Ләкин алар көткән күренеш ачылмый кызлар карашына, гаҗәпләнүдән ахирәт­ләр телсез кала.
 
Урман янындагы аланда учак ягылган. Учак тирәли биш-алты ялангач кыз әйләнә. Барысының да башларында чәчәк-үләннәрдән үрелгән таҗ­лар, чәчләре озын, таратылган. Кайсыдыр чем-кара, кайсыдыр җирән, коңгырт чәчле, ләкин бер генә аксыл сары чәчле кыз да юк. Ерак түгел озын сап­лы себеркеләр өеп куел­ган, саплары яшел тасма белән бәйләнгән. Менә кызлар туктап кала. Берсе, чем-кара чәчлесе, яшерен­гән кызлар ягына карап тора башлый.
 
– Нәрсә булды, Мара? – диләр аңа.
– Бездән башка монда тагын кемдер бар кебек сизәм...
– Юк ла, әйдә, дәвам итик!
 
Ялангач кызлар янә әйләнә башлый. Бервакыт барысы да туктап, кулларын өскә күтәрә һәм ниндидер иске славян теленә охшаш сүзләр такмаклый башлый. Шуннан соң һәрберсе бер кулының беләзегенә бәйләнгән яшел тасмасын чишә һәм янындагы кызга бәйли. Тас­малар алышкач, кыз­лар­ның берсе тагын нидер әйтеп, кулын учак ягына болгап җибәрә. Учак, бензин сипкәндәй, дөрләп, өскә күтәрелеп китә, көчле җил исә башлый, яфраклар шыбырдаша...
 
Студент кызлар, котлары алынып, лагерьга таба йөгерә. Кереп яткач та йоклап китә алмыйлар.
 
– Болар убырлы кызлар иде, әйеме? – ди, ниһаять, пышылдап кына Альбина.
– Шуңа охшаган... – дип җаваплый һаман калтыранучы Эльмира.
 
Икенче көнне алар авыл кибетендәге сатучыдан авылда яшьләр, кызлар барлыгы-юклыгы хакында сораша. Сатучы көлеп, авылда булган барлык яшьләрнең укырга, эшкә дип шәһәргә китеп бетүен сөйли. Кызлар, кибеттән чыгып, эскәмиядә утырган авыл бабаеннан сорашмакчы була. Шулвакыт кибеткә матур гына кап-кара чәчле яшь хатын якынлаша.
 
– Исәнмесез, Мара Васильевна! – дип исәнләшә бабай.
 
Ләкин хатын бабай ягына усал караш кына ташлый да кибеткә кереп китә. Кызлар, аның беләзегендә яшел тасма күреп, өнсез кала.
 
– Тфү, ведьма! – дип төкереп кала аның артыннан урыс авылының урыс бабае.
– Нигә алай дип әйтте­гез? – дип сораша башлый кызлар.
– Соң, аның шундый икәнен бөтен авыл белә инде... Уф, китим әле моннан...
 
Шунда кызларны көтеп торган автобус сигналы кычкырта башлый.
 
Алдагы бер-ике көндә кемнәндер теге вакыйга хакында сорашырга мөм­кинлек чыкмый. Ә со­ңыннан, эш вакыты бетеп, студентлар шәһәргә китә.
 
... Альбина белән Эльмира укулары тәмамлан­гач та дус булып кала. Очрашып яшиләр. Инде олыгайсалар да, яшь чактагы теге вакыйга онытылмый. Алар бу хакта еш кына сөйләшә. Нәрсә күрделәр соң алар? Чынлап та убырлы кызлар “ша­баш”ын­мы, әллә авыл хатын-кызларының үзен­чә­лекле күңел ачуынмы?..
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»