поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.12.2017 Мәдәният

Лилия Мәхмүтова юбилеена багышланган иҗат кичәсенә чакыра

15 декабрь 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтованың юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Программада – спектакльләрдән өзекләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр. Күренекле актрисаны бу кичтә якыннары, хезмәттәшләре, курсташлары, иҗатташ дуслары котлаячак.

Биографик белешмә. Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казанда туа. Иҗади гаиләдә үссә дә, ул театр дөньясына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма театраль гаиләдә тәрбияләнүе, театр сәнгатенә карата кызыксынуы үзенекен итә – дүртенче курста студент кыз университет белән хушлаша һәм Казан театр училищесының икенче курсына укырга керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, Лилия Мәхмүтова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. 
 
 
 
 
Театрдагы беренче рольләреннән үк ул үзен кабатланмас, талантлы артистка итеп таныта һәм Рева (“Минем әти мировой”, И.Юзеев), Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма”, Р.Вәлиев), Резидә (“Резидәкәй”, Ш.Мәҗит), Мөнирә (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Розина (“Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, П.Бомарше), Гөлбану (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәлимә (“Башмагым”, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи), Алинә (“Син бит минем бергенәм!”, И.Мәхмүтова) һәм башка образлары белән тамашачы йөрәгенә юл сала.
 
 
Лилия Мәхмүтова һәрвакыт ялкынланып иҗат итә. Аның иҗатына табигыйлек хас. Әйтик, соңгы елларда башкарылган Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәмзәмия (“Мәхәббәт чишмәсе”, И.Мәхмүтова), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мәрхәбә (“Соңгы риваять”, М.Маликова), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әсма (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре тормышчан бизәкләр белән сугарылган. 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 06.12.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»