поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.12.2017 Мәдәният

Татарстанда “Иң яхшы композитор”, “Иң яхшы шагыйрь” “Иң яхшы аранжировщик” сайланачак (ФОТО)

9 нчы декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы»ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булачак. Быел әлеге премия бишенче тапкыр тапшырыла.

Катнашучылар 35 номинациядә бүләкләнәчәк. Быел, башка еллардан аермалы буларак, иң яхшы аранжировка ясаучы да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булачак. Моннан тыш быел исемлеккә “Иң яхшы композитор”, “Иң яхшы шагыйрь” “Иң яхшы аранжировщик” дигән яңа номинацияләр дә кертелгән.
 
 
Премия алачак аранжировщикның исеме инде билгеле, ул да булса – “Болгар радиосы”нда иң еш сорала торган җырларга аранжиров ясаучы Марат Мухин. Милли премия тапшыру тантанасын алып баручы Илфар Кәримов: “Быел Маратка көндәшләр булмады. Ләкин бездә көчле аранжировщиклар күп, киләчәктә алар да премия лауреатлары булыр дип өметләнәбез”, – диде.
 
 
Премия тапшыру тантанасы инде тулысы белән әзер, бары тик, кайбер техник өлешләрне генә төгәлләп бетерәсе калган. Кайбер җиңүчеләрнең исемнәре бүгеннән үк билгеле. Алар – «Кайнар хит» телерадиопроектының «Ай хит-парады» рейтингында беренче урын алган башкаручылар. Өлкән номинантлар арасында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева быел “Легендар җырчы” исеменә лаек булачак. Калган җиңүчеләр тавыш бирү ысулы белән сайлап алына.

– Мин бу җырларның, чынлап та, халык тарафыннан сайлануына ышанам Без соңгы мизгелгә кадәр кайсы җырчының, нинди җырның җиңәсен белмибез. Бу премия милли, үзебезчә булуы белән аерылып тора. Болгар радиосы, гомумән ул бик халыкчан, җылы бит. Радиога килгәч тә анда үземнне өйдәге кебек хис итәм, – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова матбугат очрашуында.
 
 
 
“Премия тапшыру тантанасының күпмегә төшүе сер булып калсын”, – диделәр оештыручылар. Җырчы Венера Ганиева җырчыларның күлмәкләрне үз исәпләренә алуларын, ә менә тантананы алып баручы Гөлназ Фәйзрахманова, Илфак Хафизов, Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримовның киемнәрен дизайнер Наҗия Галимова әзерләве турында әйтте.
 
Милли премия тантанасының нинди суммага төшүе билеге булмаса да, билетлар бәясе әйтелде – 800-2500 сум. Билетла анди сатуда, бүгеннән үк алырга мөмкин.
 
 
 
Әлеге тантананың режиссеры һәм сценарий авторы Ильфак Хафизов тамашаның милли булса да, заманча узуын тели. Шуңа күрә ут һәм шоу эффектларын Мәскәүдән килгән команда белән киңәшләшеп эшләгәннәр.
 
– Болгар радиосы Милли премиясе алдында бик зур вазыйфа тора. Милли премия татар җырын, җыр аша – татар телен сакларга тиеш, – диде матубгат очрашуында катнашкан танылган җырчы Венера Ганиева.
 
 

Зөләйха КАМАЛОВА
Идел
№ --- | 04.12.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»