|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2017 Мәгариф
Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләндеТатарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Рафис Тимерхан улы Борһанов 1961 елның 17 августында ТАССРның Мөслим авылында туган.
1978 елда Арчаның 1нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган.
Казан авыл хуҗалыгы институтында «инженер-механик» белгечлеген үзләштергән (1983 ел).
Казан финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган (1990 ел).
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт-иҗтимагый идарә магистры» программасы буенча һөнәри әзерлек узган (2011 ел).
Икътисад фәннәре кандидаты (2000 ел). Халыкара академия академигы (2012 ел).
Хезмәт эшчәнлеге:
1983 – ТАССР Һөнәри белем буенча дәүләт комитеты инженеры.
1983 – 1985 – Совет Армиясендә хезмәт итү еллары.
1985 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең җыю участогы мастеры.
1985 – 1989 – «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре, Казан шәһәр комитетының икенче секретаре.
1989 – 1996 – «Казанкомпрессормаш» ААҖнең җитәкче урынбасары, цех начальнигы, икътисад бүлеге начальнигы, икътисад һәм финанслар директоры.
1996 – 1998 – Казан администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
1998 – 1999 – Татарстан Республикасы икътисад һәм җитештерү министрының беренче урынбасары.
1999 – 2005 – Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе башлыгы.
2005 – 2010 – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 – 2014 – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.
2014 елның октябреннән – ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты.
--- |
Иң күп укылган
|