поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
03.12.2017 Җәмгыять

“Әллә яңа аяк тегәсе инде” (ЯРДӘМ КИРӘК)

Телефонга Әлмәттә яшәүче Гөлназдан хат килеп төште. Улына ярдәм итүләрен сорый ул. “Газетаның изге гамәлләр кылуын, авыру кешеләргә, сабыйларга булышуын беләм. Улыма да ярдәм кирәк иде. Аның язмышына да битараф калмассыз дип өметләнәм”, – дип язган ул. Гөлназ белән элемтәгә кердек.

Ире Рамил белән гаилә корганда, гаиләләренә мондый авыр сынау килер дип уйлап та карамаган алар. “Бар да әйбәт иде. Мәхәббәтебезнең уртак җимеше булып, башта кызыбыз Сәрбиназ туды. Ул көннәрдә бәхеттән очып кына йөрдем”, – ди сөйли Гөлназ. Кыз янына, ул кирәк дип, Вафиннар икенче бала алып кайтырга була. Малай буласын әйткәч, Рамилне бәхет баса. Яшь гаилә берничә ай буе матур хыяллар белән яши.
 
 “Улымны 30 атнадан таптым. Вакыты җитмичә туды. Башта табиблар, җитлекмәгәнгә күрә генә яшьтәшләреннән калыша, дигән иде. Тик тикшеренә торгач, Даниста ДЦП икәнен белдек, – дип сөйли Гөлназ. – Башта табиб бу диагнозны әйткәч, аптырап киттем. Ничек инде алай булсын, ул бит селкенә, дим. Андый нәрсә турында ишетеп кенә беләбез бит. Безне хастаханәгә салдылар. Авыр булды, әмма бераз тынычландым да. Хастаханәдә ялгыз түгеллегемне аңладым. Данис кебек балалар күп икән”.
 
Сабыйны нинди генә тер­нәкләндерү үзәкләренә йөрт­мәгән алар. Дәвалану берөз­лексез булганда, нәтиҗәсе бар икән. “Бервакыт бала яхшырып киткән иде. Әмма бер прививкадан соң бөтенләй начарайды. Башын да тотмый, утырмый да, безне дә танымый башлады. Шөкер, дәвалану үзәгенә алып баргач, терелде. Йөзендә елмаю, күзләрендә нур барлыкка килде. Бу чакта әти-әниебез һәм үзебез кредит рәсмиләштереп дәва­ладык. Данисның акыл ягы зыян күрмәгән. Ул татарча да, русча да сөйләшә. Бик башлы малай. Балалар бакчасына да йөртәбез”, – ди әнисе.
 
5 яшьлек Данис әлегә үз аягына басып йөри алмый. Әмма шуыша икән. Бакчаны бик ярата ди әнисе. Тәрбиячеләре дә Данисны үз итә. Бу бакчада баланы дәвалыйлар да икән әле. ЛФК һәм массаж курслары үткәрәләр.
 
– Данис йөрергә хыяллана. Машина йөртәсем килә, үскәч, аякларым мине тыңлармы икән, дип аптыратып бетерә. Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде, дип тә әйтә. Мин аның  күңелен төшермим, шушы аякла­рыңны тыңлатабыз, йөрергә өй­рә­тәбез, дип торам. Тик балам­ның үтенеп ярдәм соравын күрү авыр. Ничек кенә аякларын дә­валыйсы инде? Ирем үзе генә эшләгәч,  акча җиткерү кыен. Ярый әле, мәрхәмәтле дуслар бар. Шулар ярдәме белән тер­нәкләндерү үзәкләренә йө­ри­без. Яңа елдан соң тагын барыр вакытыбыз җитә. Әмма акчабыз җит­ми. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”, – ди Гөлназ.

Данис Вафинга ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Саклык банкы картасы: 4276 6200 2745 9589 – Вафина Гульназ Вилсоровна (Данисның әнисе).
8-917-229-70-16 номеры картага беркетелгән.
QIWI-кошелек: +79656255602.
PayPal: gulnazvafina15@mail.ru.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»