|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2017 Сәясәт
Рамзан Кадыров Чечня республикасы башлыгы вазифасыннан китәргә телиЧечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз вазифасыннан китү турында хыяллануын һәм республика җитәкчесен үзгәртергә вакыт дип санавын әйтте. Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы "Действующие лица" тапшыруында белдерде. "Моны (республика башлыгын алыштыру) минем хыялым дип әйтергә була. Төбәк җитәкчесе булу һәм халык, республика, Ходай каршында, дәүләт җитәкчелеге алдында җаваплы булу - бик авыр. Мин арыдым. Хезмәт итәсем килми, димәс идем. Кайчандыр минем кебек сугышырга, тәртип урнаштырырга яраклы кешеләр кирәк иде, ә хәзер - тәртип, бар да чәчәк ата. Минем фикеремчә, Чечен республикасында үзгәрешләргә вакыт җитте", - диде республика башлыгы.
Чечняның башлыгы кем булуын хәл итү дәүләт җитәкчесе һәм халык вәкаләтендә, дип яза Татар-информ. Кадыров фикеренчә, берничә кеше Чечен республикасы вазифасын 100% дәрәҗәдә башкара ала.
--- |
Иң күп укылган
|