|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2017 Мәдәният
Җирне нурга күмә алтын чәчле СөмбеләГореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу максатыннан Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе унҗиденче тапкыр Сөмбелә уңыш бәйрәмен үткәрде. Быелгысы яңа форматта уздырылып, аеруча истә калырлык матур булды. Чара өлкә хөкүмәте, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе һәм өлкәбезнең татар оешмалары ярдәмендә үтте. Бу көнне Самараның “Заря” мәдәният йорты гөрләп торды. Сабан туе диярсең - халык мәш килеп бәйрәмгә әзерләнә. Берәүләр Мәүлет һәм Римма Низамовларның милли тәм-томнар сату нокталарына юнәлә, икенчеләре фоейда урнашкан күргәзмәләрне карап йөри. Бу юлы алар берсеннән-берсе бай һәм шактый күп булып, экспонатлары күз явын алырлык иде. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары табигый материаллардан аппликацияләр, авыл йортлары макетлары, әкият геройлары ясап куйганнар, ә “Мирас” музее җитәкчесе Асия ханым Сәйфетдинова “Әбием сандыгы” күргәзмәсен тәкъдим итә. Чиккән алъяпкычлар, кулъяулыклар, суккан паласлар – нәрсә генә юк анда! Һәр бизәктә осталарның күңел җылысы, йөрәк хисләре сизелә. Нефтегорскиның “Дуслык” татар милли үзәгенең - милли ризыклар, өлкә “Туган тел” татар милли мәдәни оешмасы аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәләре дә битараф калдырмады. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрованың, “Сө¬ләймановлар” студиясенең һәм халык кәсепләре остасы Миләүшә Завьялованың кул эшләре күргәзмәләре ти-рәсендә кү¬бесенчә хатын-кызлар бө¬терелде. Ә Елховка районы вәкилләре Әх¬тәм һәм Фәнүзә Ногмановлар хал¬кыбызның борынгы көн¬күреш җиһазларын алып кил¬гәннәр. Әхтәм абый¬ның шәхси музее экспонатлары арасында 1900 елда ясалган сөт сепараторы, борынгы сәгать, гөбе һәм башка көн¬күреш кирәк-яраклары бар иде. Камышлы районының Балыклы авылы умартачысы Аяз Сафиуллин күргәзмәгә шәхси умарталыгында булдырылган берничә төр бал, балавыз, прополис, бал алу һәм аерту җиһазлары алып килгән. Илсөяр Фәрдиева юкә кабыгыннан мунчала ясау буенча мастер-класс уздырды. Бер апа: "Кибет мунчаласы юкәнекенә җитми инде. Юынганда мик¬робларны юк итә, яхшы юа", - дигәч, башкалар да Илсөяр ападан кабык сорый башладылар. Хуҗаның күңеле киң: "Күбрәк алып киләсе булган икән", - дия-дия, кабык өләште. Аның янәшәсендә йон эрләп утыручы Гөлчирә апа Әхмәдуллина да бик актив булып чыкты. “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовның сыздырып гармунда уйнап җибәрүе булды, апа кызлардан калышмыйча биергә чыкты. Үзен “80 яшьлек әби” дип атаган була тагын! Ул Нефтегорскиның “Дуслык” та¬тар милли үзәге вәкилләре Зөл¬фия Исанчурина, Линара Николашкина, Валерий Штейнер һәм Нурия Куликова белән фойедагы бәйгеләрдә дә катнашырга өлгерде.
Кошки районының Иске Фәйзулла авылыннан килгән Равил һәм Рәфисә Миң¬лебаевлар җиңүчеләрне авыл күчтәнәчләре - бер чиләк йомырка һәм бер кило он белән бүләкләделәр.
Шул арада мөхтәрәм кунаклар килеп җитте һәм бәйрәмнең төп өлеше башланды. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, ул искиткеч матур үтте. Монда чараның яңа режиссеры - быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә музыка укытучысы булып эшкә килгән Вәсимә Фәрдиеваның да, алып баручылар - Инзилә Гыйззәтуллина һәм Рөстәм Әх¬мәтовның да, сәхнәдә чыгыш ясаган һәр артистның да өлеше зур булды.
Чара “Сөмбелә” дип аталган сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары залда утыручыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны буыннан-буынга тапшырып барырга өндәделәр.
Өлкә мөселманнарының Р嬬гиональ Диния нәзарәте рәи¬се, мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин халыкны котлап, изге теләк¬ләрен җиткерде. Өлкә хө¬кү¬мәтенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Роман Некрасов та авыл хуҗалыгы алдынгыларын уңыш бәйрәме белән котлады һәм Камышлы районыннан - Фәнис Заляевны һәм Фәнил Әхмәтовны, Хворостянка районыннан - Камил Моратовны һәм Ринат Мөхәммәтовны, Кошки районыннан - Җәмил Идрисовны, Равил Латыйповны һәм Минсабир Гөбәйдуллинны, Неф¬¬¬тегорскидан - Лариса Абде¬рахманованы һәм Рамил Рәх¬маевны, Елховка районыннан - Ильяс Фәхретдиновны, Юныс Кәнәфиевны һәм Әнвәр Йо-сыповны, Кызыл Яр районыннан Минниса Садыйкованы һәм Рәшит Мортазинны бүләкләде. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Кинельдәге авыл хуҗалагы академиясенең “Зоотехния” кафедрасы профессоры Исмәгыйль Хәки¬мовка һәм шул ук уку йор¬тының эко¬номика факультеты студенты, уку отличнигы Алинә Мөхәммәтҗановага да бүләкләр тапшырылды. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова бү¬ләк¬ләнүче гүзәл затларның бил¬ләренә үзе тегеп чиккән алъяпкычлар бәйләде.
Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич шәһәр округы депутаты Минәхмәт Хә¬¬лиулловка, шә-һәр милли-мә¬дә¬ни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, региональ “Дус¬лык” иҗа¬ди-иҗ¬тимагый оешмасы пре¬зиденты киңәшчесе Идеал Гବләүт¬ди¬новка, Елховка рай¬оны¬¬ның Туп¬ли авыл җирлеге баш¬лыгы Минәхәт Зәйдуллинга, шул ук районның иң оста механизаторы Рөстәм Галимовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр администрациясендә ад¬министратив реформа де¬партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Василенконың тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Рифкать Хуҗин, өлкә “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров та авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата бик күп матур һәм җылы сүзләр әйтеп, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бүләкләүләр һәм тәбрик¬ләүләр Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры, “Идел” татар эстрадасы ансамбле, Крутые Ключи бистәсенең “Акварель” балалар студиясе чыгышлары белән үрелеп барды. Самараның “Түбәтәй” татар фаст-фуды челтәре һәм “Сөләймановлар” студиясе тамашачылар арасында бәйгеләр үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Ә махсус кунак - Виктория Митрофанованың ком анимациясе бәйрәмнең тагын бер матур бизәге булды. Ком, пыяла һәм лампа яктысы ярдәмендә ул Казан ханбикәсе Сөембикә һәм аның улы Үтәмеш-Гәрәй рәсемнәрен ясады, ә тамашачылар бу ысулны сәхнәдәге зур экраннан күзәттеләр. Венера Ганиева башкаруында “Кайт, Сөембикә” җыры һәм рәссам тудырган сурәтләр бер сюжетка тезелеп, тамашачыларга ханбикәнең язмышын бәян итте.
Чараны йомгаклап, бәй¬рәмнең төп оештыручысы шә¬һәр милли-мәдәни автоно¬миясе рәисе Рифкать Ху¬җин артистларга, килгән кунакларга, ига¬нәчеләргә һәм бәйрәмне оештыруга өлеш керткән өлкә татар оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде.
Илсөяр ФӘРДИЕВА юкә кабыгыннан мун¬чала ясау буенча мастер-класс уздыра.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|