|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда колак аппаратын югалткан 76 яшьлек бабай үз фатирында могҗиза белән исән калганКазан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Агентлык язуынча, кичә шәһәрнең газ хезмәткәрләре 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Восход урамында урнашкан 3нче йорттагы бер фатирдан көчле газ исе килүе, анда кеше булу ихтималы, әмма ишекне беркем дә ачмавы хакында хәбәр итә.
Коткаручыларның үзләренә ишекне ачып керүдән башка чара калмый. Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән. Газ хезмәткәрләре кранны яба һәм фаҗигане булдырмый кала.
--- |
Иң күп укылган
|