поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
31.01.2010 Дин

ЗИРАТТАГЫ ТЫНЫЧЛЫКНЫ КЕМ БОЗДЫ?

Безнең авыл районның гүзәл почмагына – кара урман уртасына, янәшәсендә генә чишмәләре булган җиргә урнашкан. Ул саф татар авылы булып, үзенә узган гасырның башында нигез салына. 60нчы еллардан руслар да биредә яши башлый. Авылда ике зират бар. Берсе мөселманныкы, икенчесе башка диндәге мәетләрне җирли торган зират.

Үткән елның гыйнвар аенда Виктор атлы авылдашыбыз вафат булды. Хатыны Әлфия: “Аны мөселман зиратының бер почмагына җирлисе иде”, – дип миннән киңәш сорады. Мин аңа христиан динендәге булган кешене мөселман зиратына җирләргә ярамаганлыгын аңлаттым. “Бу эшкә бер генә кеше дә күңеле белән риза булмаячак”, – дидем. Шулай да ул авылда абыстай вазифасын башкаручы Разия Хәлиуллина белән сөйләшеп, мәетне мөселман зиратына күмү белән килешә. Разия үзе бу хакта: “Мин аны мөселман зиратының бер почмагына җирләргә куштым”, – ди. Билгеле булганча, мөселман зиратына башка диндәге мәетләрне җирләү катгый тыела. Бу – закон! Шулай итеп, зираттагы дини тәртипләрне төгәл үтәү ягында торырга тиешле дин әһеле бу тәртипләрне тупас боза, мөселманнарның дини хисләрен мәсхәрә итә, аяк астына салып таптый. Әлфиягә зиратта кабер казый башларга 2-3 егетне җибәрү әллә ни кыенлык тудырмый. Аракы барысын да эшләтә. Бу күңелсез хәлнең килеп чыгуында безнең авылга караган Николаевка авыл Советы рәисе Әсхать Нуриевның да ваемсызлыгы зур роль уйнавын әйтеп китәргә кирәк. Әлфия ханым әле Виктор авырып йөргән вакытта бер еллар элек аның белән сөйләшеп, ирен мөселман зиратына күмәргә теләвен әйтә һәм аның белән бу мәсьәләне килештерә. Әлфия ханым бу хакта үзенең әтисе белән бертуган апасы Рәшидә белән дә сөйләшә. Тугызынчы дистәне ваклаучы Рәшидә апа моңа бик рәнҗи, хәтере кала. Мөселман зиратына христиан динендәге кешене күмәргә ярамаганлыгын аңлатып карый. Югыйсә, аны Николаевка авыл зиратына алып барырга кирәк булыр иде яки безнең авылдагы Ауди (Евдокия) карчык зиратына. Узган гасырның 30нчы еллары уртасында авылда яшәүче керәшен карчыгы Евдокия вафат була. Аны кайда, ничек җирләргә дигән сорау туа. Ауди карчык мөселман дине кануннарын төгәл үтәп (ураза тотып, намаз укып) яшәсә дә, аны мөселман зиратына җирләмиләр. Авылның икенче ягындагы бик матур урман буендагы аланлыкка күмәләр. Каберенә тәре куялар, рәшәткә белән әйләндереп алалар, агач утырталар. Тора-бара монда тирә-як авыллардан мөселман динендә булмаган башка берничә мәетне дә китереп җирлиләр. Шулай итеп, каберлек барлыкка килә. Әлфия ханым Викторны ни өчендер бу зиратка да җирләргә теләмәде. Хәзер Әсхать Нуриевның күз алдында (бәлки, турыдан-туры аның күрсәтмәсе белән дәдер) безнең мөселман зиратын бүлеп, аның бер өлешендә христиан зираты оештырдылар. Без моңа катгый рәвештә каршы! Христианнар мәетен Николаевка зиратында да, Ауди зиратында да җирләргә теләми икән, Әсхать Нуриев аларга зират өчен урын алып, аны рәсмиләштерергә тиеш. Бу – аның бурычы. Безнең таләп бер генә: бу кабер кичекмәстән мөселман зиратыннан алынып, русныкына җирләнергә тиеш.

 

Виктор Григорьевич – начар кеше түгел иде. Без аның белән аралашып яшәдек. Үлгәннән соң, аннан-моннан мөселман зиратының бер почмагына җирләп куярлар дип, ул исән чагында һич уйламагандыр. Билгеле булганча, ул рус зиратына җирләнүен теләде. Әлфия ханым аның бу соңгы теләген үтәмәде, рухы алдында гөнаһлы һәм бурычлы булып калды. Христиан каберенә тәре, христиан символикасы белән истәлек ташы куелырга тиеш. Үз йолалары буенча туганнары, якыннары, дуслары килеп, искә алулар үткәрергә хаклы. Алар аракы, шәраб, ашау-эчү белән башкарыла. Бер стаканга аракы салып, өстенә кабымлык куеп, аны мәет каберенә куялар. Бу аның өлеше. Ә мөселман зиратында бу гамәлләр барысы да тыела. Бу яктан караганда да каршылык килеп чыга.

 

Без бу хакта Әсхать Нуриев, Разия Хәлиуллина һәм Әлфия Люляева белән сөйләшүен үтенеп, районыбызның имам-мөхтәсибе, Минзәлә мәчете имам-хатибы Рәфкать хәзрәт Гыймадиевка да мөрәҗәгать иткән идек. Тик хәзрәт бу эшне эшләмәде. Бәлки, Диния нәзарәте безнең үтенечкә колак салыр? Безгә ярдәм кулы сузар?

 

Минзәлә районы, Чулпан авылы.


Максуд МӨХӘРРӘМОВ
Безнең гәҗит
№ 3 | 27.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»