поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.11.2017 Медицина

«Лениногорский» шифаханәсеннән ФОТОрепортаж

«Матбугат.ру» Татарстан санаторийлары турында берничә фоторепортаж әзерләде. Бүген шуларның беренчесен тәкъдим итәбез. «Лениногорский» шифаханәсе буйлап экскурсиягә рәхим итегез.

 

 

 

 

"Татнефть" оешмасына караган "Лениногорский" санаторий-профилакторие Лениногорск шәһәре эчендә урнашкан. Шифаханә табигатькә бай территориясе белән мактана алмый. Әмма якында гына шәһәрнең матурлап эшләнгән күле бар. Санаторийда дәваланучылар шунда ял итәргә йөри.

Шифаханә ресепшенындагы сәгатьләр Нью-Йорк һәм Париж вакытларын түгел, ә Мәскәү, Самара, Уфа, Себер вакытларын күрсәтә. Ник дигәндә, шушы яклардан ял итәргә килүчеләр булгалый ди. Хәтта Мурманск, Архангельсклардан хәтле даими килгән кешеләр бар.

"Лениногорский"ның күршесендә сырхауханә урнашкан. "Күршеләргә эләккәнче - безгә эләгегез!" дигән лозунгны шифаханә хезмәткәрләре ярым шаяру белән әйтә.

Шифаханәдә "Татнефть" хезмәткәрләре дә, оешманың ветераннары да, юлламаны сатып алучылар да ял итә. Социаль программалар буенча килүчеләр дә бар. 

Санаторий зур түгел. Нибары 100 кешегә каралган.

Монда бер тәүлек яшәү, ашау һәм дәвалану якынча 2500 сум тора.

Ашханәләре шактый иркен.

Меню өчен җавап бирүче кеше - үз эшенең остасы, кулинар технологияләр буенча китаплар авторы.  

Оешманың директоры Сафин Ринат Закирович әйтүенчә, санаторий, беренче чиратта, тән-хәрәкәтләнү системасы буенча специальләшә. Бубновский методы буенча эшләүче сирәк оешмаларның берсе бу. 

Грязелечение 

Ванналар

Шарко душы, һичшиксез, ике краннан торырга тиеш. Берсеннән җылы, икенчесеннән салкын су бәрә. Шарко душының мәгънәсе физик массаж ясау гына түгел, ә температура ягыннан контраст булдыру, дип аңлатты белгечләр. 

Спелеокамера. Монда пациентлар тозлы һава сулый. Кайбер шифаханәләрдә 15әр минут утырталар икән. Мондый камерада кеше кимендә бер сәгать утырырга тиеш, ди. 

Шулай ук спелеокамерага кергәнче тамагыңны тозлы су белән чайкатырга кирәк.

Эрбет (Кедр) агачыннан эшләнгән бочка

 Сауна

 Җиңел пар белән!

Саунадан чыккач коенырга бассейн 

Лениногорск шәһәренең панорамасы 

Санаторийда чиратлар юк. Чөнки кайсы пациентның ничәдә кайсы табибка барасын компьютер программасы хәл итә 

Массаж кәнәфиләре 

Табан астын массажлау өчен 

Монысы ирләр сәламәтлеген ныгыту өчен җайланма. Ничек эшләгәнен аңламадык, әмма ирләр бу процедурага бик теләп языла ди.

Бубновский методы буенча дәваланырга килүчеләр саны 40%ны тәшкил итә. 

Санаторийның баш табибы Гүзәл Шамилевна - зур тәҗрибәле белгеч 

Дәвалану арасында ялга да урын бар 

Бүлмәләр чиста  

Зурлыгы һәм комфорты ягыннан бүлмәләрнең төрлесе бар. Бәяләре дә шуңа карап аерыла. 

Бубновский методы буенча дәвалану курсы - 14 көн. Әмма кайбер кешеләргә өчәр курс кирәк була ди. 

Кайбер бабайлар әбиләр белән танышып яңа гаиләләр төзи икән монда. Шундый очраклар бар. 

Тын юлларын дәвалау 

"Тау һавасын" иснәү урыны 

Монысы персонал төшке аш ашый торган урын 

Ул да бик чиста һәм пөхтә.

Массаж

Коридорлар буйлап менә шушындый элмә такталар урнашкан. Һәр процедураның аңлатмасы һәм фотосы бар. 

Бу "Джуниор Сюит" категорияле бүлмә. Яшьләр өчен, ягъни мәсәлән. Барная стойкасы да бар, хәтта.

Бассейнның иң тирән өлеше 1,75 м, ә иң сай өлеше 1,25 м. Бер кырыйда - джакузи да бар.

Санаторийның дипломнары, бүләкләре, профильле бәйгеләрдә алган зур урыннары бихисап. 

Актлар залы. Дәваланучылар өчен монда артистлар чыгыш ясый. Шәһәркүләм җыелышлар да кайвакыт шушында була икән. 

Сергей Бубновский үзе дә "Лениногорский"да булган. Мондагы тренажерлар аеруча ошаган аңа. 

Бу кыйммәтле тренажерлар һәм, гомумән, санаторийның материаль яктан тәэмин ителеше өчен "Лениногорскийлылар" "Татнефть" ширкәтенә кергән НГДУ "Лениногорскнефть" оешмасы җитәкчесе Нурмөхәммәтов Рафаил Сәет улына рәхмәтле. 

"Лениногорский" шифаханәсенә рәхим итегез! 

Шифаханәнең рәсми сайты - http://leninogorsky.ru/

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»