поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.01.2010 Икътисад

ЯҢА ЕЛНЫҢ ЯҢА ТАРИФЛАРЫ

Быелның беренче гыйнварыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тагын да күбрәк түләячәкбез. Кулга әлегә счет-фактура кәгазьләрен алмасак та, бу яңалык инде күпләрне йокысыз калдырды. Чираттагы бәя күтәрү нәрсәгә бәйле, ул соңгысы булырмы, түли алмаган очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Укучыларыбыздан алынган шундый күп кенә сорауларны ачыклау максатыннан “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” редакцияләре күптән түгел “түгәрәк өстәл” оештырды. Анда катнашкан республиканың Тарифлар буенча комитеты, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Казан башкарма комитеты, “Татэнергосбыт” белгечләре хәлгә азмы-күпме ачыклык кертергә тырышты.

 

Беренче гыйнвардан газ бәясе, узган ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка артып, бер кубометры өчен 2,65 сум тәшкил итә. Әмма әлеге үзгәреш агымдагы елның беренче апреленә кадәр генә. Анда исә газ бәясе янә артып, 3,04 сумга җитәчәк. Электрга халык өчен билгеләнгән минималь һәм максималь тариф бәяләре бер киловаттка 2,23-2,24 сумга тиң.

 

Шулай итеп, “Татэнергосбыт” ширкәте тарафыннан ягулык энергиясе белән тәэмин ителүчеләр беренче гыйнвардан 25 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак.

 

“Казэнерго” буенча әлеге күрсәткеч ике тапкырга артыграк. Башка чыганаклардан файдаланучылар өчен исә, исәпләгеч күрсәткечләреннән алынган нәтиҗәләргә карап, һәр оешма тарифны үзе билгеләячәк.

 

Йорт яны территорияләренең чисталыгы, электрүткәргечләрнең төзеклеге, чүптән арыну, салкын һәм кайнар су, ягулык белән тәэмин ителү, лифт тоту һәм башка ТКХ хезмәтләре өчен быел бер квадрат метрга уртача бәя 53,04 сум булачак. Муниципаль оешмаларга капиталь төзекләндерү программасы өчен бәяне бер квадрат метрга биш сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителгән.

 

Яңалыкларның тагын берсе лифт түләүләренә кагыла. Быел аның өчен фатирдагы кеше санына карап түгел, ә торакның мәйданына карап исәп-хисап тотачакбыз. “Әмма бу очракны бәя арттыруга сылтамыйча, түләү формасын үзгәртү итеп кабул итәргә кирәк”, – диде республиканың Тарифлар буенча комитеты рәисе Марина Фәйрушина. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, исәпләгеч куйдыру процессын моннан соң 261 нче федераль закон нигезендә контрольгә алачаклар. “Әлегә кадәр исәп-хисап җайланмасы куйдырыгыз дип киңәш рәвешендә генә әйтә килдек, – ди комитет рәисе. – Закон буенча, барлык юридик затлар 2011 елга кадәр, ә торак милекчеләре 2012 елга кадәр исәпләгечләрне куйдырып бетерергә тиеш. Аның нәтиҗәсе безнең өчен бик мөһим. Исәпләгеч күрсәткечләре киләчәктә янга калдыру мәсьәләләрен рациональ хәл итәргә мөмкинлек бирә­чәк”.

 

Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Алексей Фролов сүзләренә караганда, бүген торак милекчеләренең 60 проценты электр энергиясе исәпләгечләрен куйдырган. Ә менә суны санау ул кадәр үк мактанырлык түгел икән. Газ исәпләгечләрен куйдыру исә бөтенләй дә зур чыгымнар таләп итә. Беренчедән, биредә техник мөмкинлекләрне исәпкә алырга кирәк, икенчедән, проект-смета кәгазьләрен төзү сорала. “Шулай да “Горгаз” белән уртак тел табып булачагына ышанабыз”, –ди А. Фролов.

 

Исәпләгечләрне куйдырырга акчалары җитмәгәннәр ташламага өмет итә ала. Республикада бу өлкәгә кагылышлы аерым субсидия бар.

 

Моңа кадәр ТКХ өчен түләнгән акчасы айлык кеременең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр субсидиягә өмет итә ала иде. Ул быел да гамәлдә булачак. Болар хакында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева ачыклык кертте:

 

– Соңгы өч ел эчендә субсидия алучы гаиләләр исемлеге үзгәрмәде диярлек. Югыйсә узган ел башланган икътисадый кризис нәтиҗәсендә без киресен көткән идек. Әлбәттә инде, субсидия алучыларның яртысын диярлек пенсионерлар тәшкил итә. Алардан тыш әле ташламалы категория дә бар. Хәзерге вакытта республиканың һәр бишенче кешесе ТКХ түләүләренең нибары яртысын гына түләп бара. Болардан тыш, безнең республикада гына халык өчен тагын җиде төрле субсидия каралган. Әйтик, капиталь ремонтка, үзәкләшкән ягулыктан файдалануга, исәпләгеч куйдыруга һ.б. Яңа тариф бәяләре белән исәпләнгән счет-фактура кәгазьләре инде февраль башларында киләчәк. Гаиләнең барлык керемен исәпләгәннән соң, аның 21 проценты ТКХ түләүләреннән ким булса, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Айның унбишенче көненә кадәр мөрәҗәгать иткән очракта, субсидия шул айдан билгеләнә. Унбишеннән соң мөрәҗәгать иткәндә, киләсе айдан.

 

Билгеле булганча, әлегә кадәр ТКХ бәяләрен югары дип санасак та, без аны йөз процент күләмендә түләмәдек. Быелгы бәяләр дә әлегә ахыргысы түгел. Ләкин шушы кадәресе дә бүген күпчелекне зур кайгыга салган. Урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясенең тарифлар сәясәте комитеты рәисе Игорь Вечеров сүзләренә караганда, бүген оешмаларның күбесе “аңсыз” хәлендә.

 

– Үзегез утырган ботакны үз кулларыгыз белән чабасыз. Тарифларны арттыру күп кенә предприятиеләрнең ябылуына сәбәп булачак. Интернетка кереп, башка өлкәләрдәге бәяләрне чагыштырып карадык. Бездә арадашчы хезмәтләргә бәя зур. Мисал өчен, Башкортстанга караганда, энергияне өч тапкырга күбрәк бәядән сатып алабыз, – ди И. Вечеров. – Урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре – республикага иң күп табыш китерүчеләр. Әмма бүген аларны ике нәрсә – җир салымы һәм тариф бәяләре көрәш кырыннан максатсыз көе кире чигенергә мәҗбүр итә.

 

Хәер, бу мәсьәләнең кискенлеген белгечләр дә инкарь итмәде. Киресенчә, бу хакта аерым бер вакыт очрашып, “түгәрәк өстәл” оештырырга кирәклеген таныдылар.

 

– Моңарчы “Төрле яклап субсидияләү” (“Перекрестное субсидирование”) бар иде. Аның нигезендә зур предприятиеләр халыкның да, кечерәк предприятиеләрнең дә чыгымнарын каплап килде. Әмма киләсе 2011 елдан бәяләр базар карамагына күчә. Ул чакта барлык өлкәләр дә бертигез шартларда калачак. Без исә бәяләрне кискен күтәрмәү ниятеннән шушы юлдан барабыз, – дип аңлатты М.Фәйрушина.

 

– Тариф арттымы, ул кулланучылар һәм бурычлылар санын арттыруга китерә, – ди “Татэнергосбыт” ширкәте директоры Марат Миннебаев. – Бүген идарә компанияләре тарафыннан түләнмәгән бурыч күләме зур. Алар эшчәнлегеннән ризасызлык белдереп, гамәлдән чыгаруны сорап килүчеләр дә аз түгел. Кешеләр моны ничек тормышка ашырып булу-булмавы белән кызыксына. Эш болай катлаулана барса, туры идарә формасына күчүдән башка чара калмаячак безгә. Ягъни милекчеләр җыелыш оештырып, үз араларыннан җитәкче билгеләячәк. Мондый очраклар республикада булгалады инде. Торак милекчеләре ширкәтеннән дә, идарә компаниясеннән дә баш тартып, безнең белән турыдан-туры эш итүче, мисал өчен, Түбән Камада үрнәк булырлык күпфатирлы йорт бар. Торак милекчеләре ширкәтләре буенча проблема юк диярлек үзе, аларның бүгенгә безнең алдагы бурычлары биш процент чамасы гына.

 

Белгечләр, киләсе ел кайберәүләр уйлаганча авыр булмас, дип ышандырырга тырышты. Ник дигәндә, быелгы адым моны булдырмас өчен максатчан эшләнде. Тариф бәяләре базар карамагына күчкән очракта предприятиеләрне ни көтәсен фаразлавы әлегә мөмкин түгел. Чөнки бәяләр шактый артырга да, шул ук вакытта төшәргә дә мөмкин. Халык мәнфәгатен кайгырту исә шул ук тарифлар комитеты намусында калачак. Биредә базар мөнәсәбәтләренә күчүнең мәгънәсе юк. Чөнки без моңа физик яктан да, мораль яктан да, матди яктан да әзер түгел.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 19 | 30.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»