поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
18.11.2017 Җәмгыять

“Әгәр бу язма басылып чыкса, аны эшеннән куа­чак­лар"

Моннан берничә ел элек район­ның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, ни белеме, ни әдә­бе булмаган бел­гечнең кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгеч­кә: “Син пенсия­гә китә­сең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!” – дигән.

Бу сөйләшүгә нигез булган теге белгеч тә инде “әлләкемләнү”дән тук­тап, бәлки, яхшы белгеч, бәлки җитәкче үк булгандыр. Бәлки, һа­ман да арты белән киртә җи­мерәдер. Бу дөньяда анысына да, монысына да урын киң. Андыен да, мондыен да күреп торабыз. Тик “мондый”лары күбрәк күзгә ташлана, андый чакта, гаҗизләнеп, без­нең балалар шушындый кешеләр кулына каламыни,  дигән чаклар күп була. Ни дисәң дә, бездән соң тулы бер буын формалашты. “Коммунизм мәктәбе”н үткән безләр инде искелек калдыгына әйләнеп калдык. Яшәү рәве­ше­без дә, фикер сөрешебез дә башкача. Ракета тизлегендә алга омтылучы бу заманда таләпләр дә, әдәп­ләр дә башка бугай.
 
Моннан берничә еллар элек “Ватаным Татарстан”га җибәреп тә, дөнья күрми калган язмам менә шулай башланган. Бу темага шушы юнәлештә бераз алдарак та язма җибәргән булганмын. Анысы да басылмый калган. Ул вакытта баш мө­хәрриребез “арты белән киртә җимергән” конкрет бер белгечнең – исем-фамилияләп язылган яшь та­бибның кыланмышлары турындагы бу язмама: “Әгәр бу язма газетада басылып чыкса, аны эшеннән куа­чак­лар һәм башка беркая да алмаячаклар, аның киләчәгенә бө­тен­ләй нокта куячаксың бит”, – дигән иде. Нибары берничә ел үткән, бүген инде үзем дә бу язмамның шактый каршылыклы булуын таныйм.
 
Күрәсең, ул чакта каршы яктагылар, ягъни “киртә җимерүчеләр” күбрәк очрагандыр, бәлки мин шун­дыйларны күбрәк күргән­мен­дер, бәлки тирә-якка карау, анализ­лау, фикерләү, чагыштыру җитеп бетмәгәндер? Буыннар арасында го­мер-гомергә бара торган бер кар­­шылык кына түгелме соң бу ка­дәресе? Бүген инде мин дә шулай уйланам.
 
Соңгы еллардагы күзәтүләрем, ишеткән фикерләрем дә башкача нәтиҗә ясарга, уйланырга җирлек бирә. Сер түгел бит: арабызда гомер буе бернигә өйрәнә алмаучылар да, башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе димим, үзенә көн итәрлек гыйлеме-әдәбе булмаган өлкәннәр дә, шул ук вакытта акыллы, тәртипле-тәрбияле – сокланырлык итеп эшли, кирәк чакта акыллы фикерен әйтә белә торган яшьләребез дә бар лабаса. Бу урында Балтач шагыйре Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның ике фикерен мисалга китерәсем килә. Моннан берничә ел элек Өлкәннәр көне уңаеннан әңгәмә корганда ул: “Өлкәннәр өлкән кеше дигән ста­тус­ка лаек булса иде”, – дигән бик тә кызыклы фикер әйткән иде. Әле ике ел элек кенә район җитәк­чесе ветераннарны район хуҗа­лык­лары буйлап сәяхәткә алып чыккач, төгәлрәге, шул сәя­хәттән кайткач: “Бездә бик акыллы, сокланырлык яшь җитәкчеләр бар икән”, – дип ихлас сөенүен әйткән иде. Нәкъ шулай: яшь җитәк­че­лә­ребез дә бар, белгечләр дә, авылларыбыз бизәге булырлык, яшим дип яши торган булдыклы егет-кыз­ларыбыз да, шөкер, күп. Тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк карасак, андый мисалларны һәрбе­ре­без табар. Шул ук вакытта үткәне, бүгенгесе белән үрнәк-өлге булырлык, бар булмышка шөкрана кылып, зарланмый-сыкранмый гына яшәүче сокланырлык акъәби­ләребез, аксакалларыбыз да бар. Һәм киресенчә булган мисалларны да яшьләребез арасыннан да, өлкәннәребездән дә табарбыз...
 
Күп еллар район ЗАГС ида­рә­сен җитәкләгән Фирая апа Хәким­җа­но­ваның, яшьләр турында сүз чыкса, яра­тып кабатлый торган бер фикере бар: “Без­нең чор белән ча­гыш­тыр­ганда хә­зер яшь­ләр бик тәр­типле, тәр­бияле, акыллы да. Үз сүз­ләрен дә әйтә, кайда, ничек әй­тер­гә икә­нен дә беләләр. Алар бе­лән ара­лашуы ук рәхәт. Элек бит ЗАГС­ка ук кызмача, исерек килеш ки­лүчеләр күп була иде, хәзер язылышырга димим, туйларда да исереп, күңел­сезләнеп утыручылар юк”.
 
Ышанам, тормышта һәркем “әл­ләкемләнгән” яшьләрдән дә, өл­кәнәеп тә акыл кермәгән олырак белгеч-җитәкчеләрдән дә, гади танышлардан да яхшысын да, начарын да шактый очраткандыр. Ди­мәк, хикмәт яшьтә түгел, кешенең кеше булуында.
 
Без исә һаман лаф орабыз: без­дән соң авылларда яшәүче калмаячак, бүген эшләп торган буын туктаса, башка эшләүче табылмаячак, авыл­ларның киләчәге юк... һәм башкалар. Тик тирә-ягыбызда гына без “чутка да кертмәгән” яшьләребез шы­пырт кына авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә, кайтып эшкә урнаша һәм... бер дигән итеп эшли, гаилә кора – кабат шәһәргә китүче дә, җиңел эш эзләүче дә кү­ренми. Бу язманы әзерләгәндә үзе­безнең “Татарстан” җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире Фирдания апа Галимуллинадан соңгы вакытта хуҗалыкка кайткан белгечләрне 
белештем. Араларында хисапчы, икътисадчы да, агроном, инженер, ветеринария табибы да, шоферы-тракторчысы да бар.
 
Тукта әле, кайтуын кайтырлар, сүз бит ул хакта түгел, аларның нинди белгеч булуында, иртәгәге кө­небез­нең кемнәр кулына калуы турында иде бит, дияр кайберәүләр. Миңа калса, иң мөһиме, дәвам­чы­лар булсын: килсеннәр, кайтсыннар, эшлә­сен­нәр. Эшли башлаганда үзебез нинди идек – шуны искә тө­шерик. 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»