поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.05.2008 Язмыш

ТӘЛГАТЬ АБЫЙ: “ЭТ ИТЕ АШАМАСАМ, КҮПТӘН ҮЛГӘН БУЛЫР ИДЕМ!”



Беркайда да эшләмичә эчеп көн күрүчеләр безнең арада гына түгел, Татарстанга чиктәш Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә җитәрлек икән. Әле пенсия яшенә җитмәгән Тәлгать абый да шундыйлардан: тормыш ямен аракыда гына күреп, беркайда да эшләмичә һәм бер ялгызы гына яшәп ята ул. Нократ Аланына кунакка кайткан саен аның турында бик еш сөйлиләр миңа. Чөнки эчкече булуыннан тыш, аның кызык бер ягы бар: Тәлгать абый менә 15 елга якын эт ите ашап көн күрә!

4 ел элек беренче тапкыр Нократ Аланына кунакка баргач, “Безгә аучыларның күптәннән килгәне юк,үзебезнең аучы бар. Бер ир-ат якын-тирәдәге кирәкмәгән этләрне аулап тамагын туйдырып йөри ”, – дип, Тәлгать абый турында  сөйләгәннәр иде. Эт итен кореялылар белән вьетнамлылар гына ашый дип белә идем, татарлар арасында да эт ите ашаучылар бар микәнни, арттырып сөйлиләрдер дип, башта моңа ышанмыйча йөрдем. Тора-бара табын артында аның турында бер-ике сүз булса да әйтеп алу гадәткә керде: Тәлгать тагын ычкынган, күрше Зөлфияләрнең эте югалган... Шуннан соң моңа ышанмый булдыра алмадым.

 

Нократ Аланы -- зур шәһәр түгел. Шәһәрнең Төньяк урамы – авыл урамына охшаган, халык мал-туар асрап үз йортлары белән яши. Тәлгать абыйны анда бар да беләләр икән. 47 яшьтә, тумышы белән Актаныш районыннан булуын әйттеләр. Өйләнгән булган, ике кызы бар. Тик хатыны кызларын алып моннан 15 еллап элек үзенең туган җиренә – Себер якларына китеп барган. Бүген Тәлгать абый үзе исә хатыны һәм балалары турында берни дә белми.

 

Тәлгатьтән күрше-тирәләре йөз чөерсә, хәзер аның бу “шөгылен”ә күнеккәннәр, кызык күренеш итеп кенә кабул итә башлаганнар. Терәлеп торган күршесе Фаил бабай да Тәлгать турында начар фикердә түгел: “Бер начарлыгын да күрмим, бөтен эшкә ярдәм итәргә генә тора. Урамдагы әби-бабайларга җәен печән-салам төяшергә, утын ярырга йөри. Күп тә сорамый инде: йә 100-200 сум, йә бер чәки һәм әз-мәз ашарына бирсәң – шуңа риза ул. Берзаман урамның теге башындагы бер марҗа хатыны белән дә яшәп алды. Ну эчтеләр инде! Бергәләп этләрне ауладылар. Моннан 5 ел элек Мария үз йортында янып үлде. Шуннан соң Тәлгать шыр ялгыз калды”.

 

Нократ Аланына соңгы  кайтуымда  Тәлгать абыйның яшәгән йорты аша үтәргә булдык. Берничә ел буяу кермәгән, ишелергә торган бүрәнәле йорт каршындагы эскәмиядә үзе дә утыра иде. Карап торышка гап-гади ир-ат. Күршесе Фаил бабай белән янына барып сүз каттык. Эт ите ашавы хакында ничек  сорармын дип борчылган  идем, үзе бу турыда сүз башлады: “И-и, булсын иде әле эт! Хәзер мин бит үзем аулап йөрмим. Бөтен тирә-якта мине беләләр. Шундый-шундый җирдә бер эт йөри дип килеп әйтәләр. Мин барып эләктерәм. Тешли торган этләр, ана этләр . Андыйларны атарга кызганыч, шуңа миңа мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел 6 айлык ике этне алып килделәр. Яшь этләрнең ите тәмле. Бернинди дә ис килми, йомшак. 1 яшьтән соң эт картая башлый, тәме башка  инде,” – дип сөйләде ул. Әти-әнисен хәтерләми икән. Кечкенәдән апасы карамагында үскән. Яшь чагында бөтен егетләр кебек армиядә хезмәт иткән. Кайткач 10 елга якын заводта эшләгән, аннан эштән киткән. Хатыны аерылып киткәч бөтенләй  эчүгә сабышкан. Ашарга булмагач, үзе әйтмешли, этләргә күчкән.

 

 

Эт итеннән шашлык тәмле чыга икән. Монысын Фаил бабай әйтте. Берсендә чираттагы “бәйрәм” булганда аны да эт итен авыз итәргә чакырган булган күршесе . “Бик еш урамдагы эшсез “мужик”лар белән шулай су буена шашлыкка чыгалар”, – дип сөйләде ул. – Төрмәдә утырып чыкканнар эт итен ашамыйча гомумән яши алмыйлар. Безнең тирәдә андыйлар байтак”.

 

– Туберкулездан иң яхшы дару бит ул эт ите, – дип Тәлгать абый да күршесенең сүзләрен хуплады. – Әнә,  Федор шулай ди. Мин үзем дә эт ите ашамасам, әллә кайчан үләр идем инде. Аның бер зыяны да юк бит. Кореяда аны балаларга  ашаталар әле! Деликатес бит ул!

 

– Аларны суярга ничек  йөрәгегез җитә соң? Кайбер кешеләр өчен эттән дә кадерлерәк нәрсә юк бит!

 

– Авызга бер стакан эләккәч хисләнмисең инде ул! Главный ашарга гына булсын. Әнә дуңгызларны суеп ашыйлар бит әле?! Эт тә шуның кебек. Йә пычак белән төртәсең, йә асасың... Аннан туныйсың. Тиресен кирәкле җиргә тапшыргач азрак акчасы була. Ите күп чыкмый, 7-8 килограммлап. Суыткычым юк. Иске гаражда кар базым бар. Шунда саклыйм. Иттән бер-ике тапкыр аш пешерәсең, шашлык ясасаң бетеп тә китә”.

 

Тәлгать абый бакчасына бәрәңгедән кала бернәрсә дә утыртмый, эше күп дип аклана икән. Алган бәрәңгесен дә сатып эчеп бетерә диләр күршеләре. Мал-туар асрамый. “Аларга түгел, үземә дә ашарга юк әле. Фуражын, саламын каян алыйм мин?” – диде, теләсә җир җимерттереп эшли ала торган таза гәүдәле ир-ат. "Нигә беркайда да эшләмисез?" дип сорагач, “Кайда эшлим соң?” дип кенә җавап бирде.

 

“Андый кешеләр аракы белән яшәргә күнеккән инде. Аларны эшкә урнаштырсаң да, эшли алмаячаклар. Кайда эшлим  дип җавап бирүе аклану өчен генә”. 30 еллап шофер булып эшләгән Фаил бабай мине шулай дип озатып калды. Аннан, “Син аны гаепләмә? Һәркем үзенчә яши. Безнең этләргә тими ул, урламый. Кайчак акча биреп тор, табу белән кертеп түлим диюе генә ачуны чыгара. Акчасы булса, эт итенә калмас иде бит инде?” – дип өстәп куйды.

 

Мин  дә үз героемны акларга  да, гаепләргә дә җыенмыйм. Этләрне генә түгел, чит илләрдә бака, елан, хәтта күселәрне дә деликатес итәләр әле! Ә Һиндстанда безнең сыер ите ашауны гомумән кыргыйлык дип саныйлар. Бары исерек Тәлгать абзыйның  кулына эләккән  һәм эләгәчәк этләрне генә кызганам. Алар да җан ияләре бит...

Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ 57 | 06.05.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»