поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.11.2017 Хәйрия

Фирдүс Тямаев күз яшьләрен яшерә алмады: “Мин артыгын кыланам икән...”

Кичә эстраданың популяр артистлары Казан хосписында булып кайтты. Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов авыру балаларга кирәк-яраклар, тәмле күчтәнәчләр алып барды.

Әлеге очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак "Мең рәхмәт!" хәйрия концерты уңаеннан оештырылды, дип яза Татар-информ. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру.
 
Хосписта артистлар өчен экскурсия оештырылды. Дилә Нигъмәтуллина бирегә өченче ел рәттән килүен белдерсә, Фирдүс Тямаевның хосписка беренче тапкыр килүе икән. Җырчы күз яшьләрен яшерә алмады: “Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан чабабыз икән. Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”, – диде ул.
 
“Ел саен хәйрия концертлары куябыз. Андый чаралар Кайбыч, Актүбә, Нурлат, Баулы, Азнакай якларында оештырылды. Кая гына барсаң да, мондый күренешне күрергә бик авыр. Картлар йортында булганыбыз бар. Балалары әти-әниләрен ташлап китә, аларны имансыз кешеләр дип әйтер идем. Бу хосписта мин беренче тапкыр. Шаккатым. Монда килеп керүгә, курортта йөргән кебек. Мондый шартлар булуы әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт. Балалар өчен булдырылган шартлар башка беркая да юк. Ай саен концерт куеп, шушы бинага акча кертсәк, бик яхшы күренеш булыр иде. Ата-аналарга, балаларга Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында гына безнең дөнья тотылып тора. Шуны аңларга кирәк, мондагы балалар – фәрештәләр. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген акылым таралды...” – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.
 
 
 
Казан хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйтте. Хәзерге вакытта 20 миллион сум акча җыелган, ләкин бинаны төзү өчен кимендә 200 миллион сум акча кирәк, ди.
 
 
 
“Бүгенге көндә бездә 17 бала һәм 21 олы кеше урнашкан, өч бригада эшли. Барысын да кабул итәргә урыннар җитми, ләкин ата-аналарның “алыгыз безне” дип елый-елый ялваруларын тыңлау да кыен. Хосписны зурайту турындагы мәсьәләне Президент дәрәҗәсендә күтәрдем. Фондта һәм хосписта барысы да үтәкүренмәле, ягъни һәр тиен өчен җавап бирәбез, шуңа күрә безне бөтен дөнья буйлап югары бәялиләр. Бу Европада иң яхшы хоспис булып санала. Безгә төрле төбәкләрдән тәҗрибә алырга киләләр”, – дип белдерде Владимир Вавилов.

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»