поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.01.2010 Мәдәният

КҮҢЕЛЕНӘ ДӨНЬЯ СЫЙГАН

Күченеп йөрү, төрле җирләрдә яшәү аның язмышында язылган булгандыр күрәсең. 1950 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Благовар районы Күчәрбай авылында туган Нурия Измайлованың үсмер еллары да Татарстанның һәм Башкортстанның берничә авылында үтә. Ә аннан Уфа-Казан юллары – белем эстәү, Фирганә өлкәсе, Мәскәү каласы, океан аръягы тормышы... Иҗат кешесе кайда гына яшәсә дә дөньяны үзенчә күрә, « Американы үзенчә ача», яшәгән җиренә бәһане дә үзенчә бирә. Үз илендә, үз телендә, үзенчә яшәп, үзенчә иҗат иткән нечкә күңелле җан иясе чит җирдә Үзе булып калалырмы? Үз итәрләрме аны биредә?

... Үзен югалткан кешегә

Сагыну да – сөенеч.

 

Сагынудан – сөенеч, газапланудан рәхәтлек табуга да рухы бай, үзәге нык булганнар гына ирешә алуны күрәбез без аның шигырьләрендә.

 

Хатын-кыз иҗатчыларыбызның көй-моңнарын тыңлаганнан, шигырь-хикәяләрен укыганнан соң, кайчакта күңелне шатлыклы бер хис били: әле ярый Ходай Тәгалә хатын-кызларны ир-атларга караганда хислерәк, моңлырак, самимирәк, нәфисрәк итеп яраткан. Бары тик хатын-кыз күңеле генә тоя, ул гына күрә-ишетә алган төсмерләре бихисап бит галәмнең. Әлеге төсмерләр тирән акыл, фикер киңлеге аша уздырылып күңел түрендә урын ала алырлык әсәрләргә әвереләләр... Сүз-көй беләнме, буяу-төсләр ашамы... Ә остасы – хатын-кыз. Рәссам, җырчы, шагыйрә... Мәхәббәттә мең кат адашса да ул янә дә адашудан курыкмый, мәхәббәтне каһәрләми, бәгыре катыланмый...

 

Китмәм, ахры, шушы язмышымнан

Мин бит бәхетем белән адашкан!

Моңлы урманымны – буш яланга,

Буранымны җилгә алмашмам.

 

Гомеренең инде уртасына җитеп килгәндә Америкага китеп баруы да, аның әнә шул бәхете белән адашасы килүдән булгандыр, бәлки. Югыйсә шагыйрә тиккә генәме чит-ят кыйтгаларда иҗат ителгән шигырьләре белән тулыландырылып чыгарылган яңа китабын «Адашкан» дип атар идеме?

 

Н. Измайлованың иҗатында күпчелек шагыйрәләргә хас булган иң төп темаларның берсе – Ана һәм Бала мөнәсәбәтләрен сурәтләгән шигырьләрендә яшь буынның киләчәге – милләт язмышы да икәне яктыртыла. Әлеге китапка язган кереш сүзендә тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани «Солтанга мирас» шигырен күздә тотып: «Автор биредә илебез, милләтебез, үзе белән чордаш булган тулы бер буын вәкилләре яшәешенә социаль диагноз куя. Милләтнең киләчәктә Дөнья базарына алып чыгасы төп байлыгы турында фикер йөртә. Ярым җитди, ярым шаяртып, әмма эчтән әрнеп-сызлап, Милләт вәкиле буларак, Ана һәм Бала буларак, Шагыйрә буларак ерак Американы – димәк, үзебезне, яшь буынга алга карап бару өчен кирәк булган тормыш хакыйкатен ача. Хыялланырга, уйланырга, гыйбрәт алырга яраткан татар кешесе игътибарына шактый зур мәгънә салынган бу шигырьдә», – дип язган. Бер шигырьгә генә дә нинди олы бәһа! Андый бәһагә лаек шигырьләр шагыйрә иҗатында шактый.

 

Әйе, кулында корал-каләме, күңелендә милләте өчен шатлану-борчылу булган һәркем бурычлы бу турыда уйланырга.

 

Кош сыя кош оясына,

Ә күңелгә – дөнья сыя:

Сыйган анда халыкларым;

Халыкларның шатлыклары,

Кайгылары сыйган тагы.

Төшемдә дә өмет күрәм,

Шомнар күрәм, уйлар күрәм.

Өнем тулган уйлар белән,

Күңел тулган уйлар белән...

 

Мәктәптә укыганда ук «Кызыл таң» газетасында, «Яшь көстәр» (Уфа), «Кызлар җыры» (Казан) күмәк җыентыкларда дөнья күргән шигырьләре көннән-көн арта барып, шагыйрәнең иҗаты тагын да ачыла төшеп «Яратам» (1981), «Алтын тарак» (1984), «Минем җәй» (1988), «Җирдә» (1993), «Адашкан» (2000), рус телендә «Ива на ветру» (1986), балалар өчен «Ак малай минем энем» (1995) китаплары чыга. Бай күңелле, тирән кичерешле шагыйрәнең әйтер сүзләре, күргән-кичергәннәре шигырь юлларына гына сыеп бетәрме? 1989 елда «Иң серле әкиятем» исемле хикәяләр җыентыгы, 2001 елда исә мөһаҗирлектәге тормышын, бүгенге Американы сурәтләгән «Язылмаган хатлар» исемле китабы дөнья күрә.

 

Әлеге китапта без Американы сәяси яктан чыгып түгел, аның гадәти көнкүрешен яктырткан, гореф-гадәтләрен, яшәеш-табигатен сурәтләгән язмалары белән танышабыз. Автор әлеге илне күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

 

«Чын күңелен тышка чыгарып, кычкырып, нәфрәтләнеп сөйләшүчене күрсәләр, ул тирәдән корт чаккандай качалар, һәм «Эмоушенел» (эмоциональ) дигән сыйфатлама бер дә мактау сүзе түгел. Шулай итеп, ихласлык, эмоциональлек, ачыклык каралар өлеше булып, акларга, аристократларга икейөзлелек кала».

 

Билгеле, мондый шартларда язучыга үзенең хисләрен, сагыну-сагышларын ак кәгазьгә төшерергә туры килә.

 

«Сәер генә рәвешләрдә чагыла ул илне сагыну. Мин, мәсәлән, арыш ипие пешерәм. Көрпәле арыш оныннан. Үзебезнекеләрдән кем дә булса килеп керсә, гел иң зур сый итеп, кап-кара шул ипи куела. Еракка киткән саен якыная бара дигән сүз шулдыр инде». Туган яклардан еракта, чит-ят кавемнәр арасында халкыбызның милли рухына тугры калып, аның нечкә күңелле шагыйрәсе булып яши ул.

 

«... Тик гомер йомгагы гына туктауны белмәс, чит ил дип тормас, тәгәрәр дә тәгәрәр...»

Гомер йомгагының тәгәрәр юлы озын булсын иде!


Гөлзадә БӘЙРӘМОВА
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»