|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Мәдәният
Римма Никитина Дубайдан 150 килограмм багаж белән кайткан (ФОТО, ВИДЕО)“Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитинаның ял фотолары интернетны айкап, күп кулланучыларның кызыксынуын уяткан иде инде. Баксаң, җырчы ялдан да чыгышлар өчен кирәкле ут җиһазлары алып кайткан, аннан кала 3 яңа җыр һәм яңа клипка сценарий язган. “Рәхәтләнеп ял иттем. Ял иткәндә дә иҗат турында уйлап, Яңа елга кадәр төшереләчәк клипның сюжетын уйлап кайттым. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән инде 4 нче клипны төшерәбез. Моңарчы барлык сценарийларны режиссер Айдар Шәймәрданов үзе язды, хәзер исә криминал булган яңа клипка алындык. Контрабанда, куулар һәм мәхәббәт булган клипны Яңа ел алдыннан тәкъдим итмәкче булабыз.
Шулай ук үземнең концертларым дәвам итә. Татарстан, Чувашия, Сургут якларына да җыенабыз. Татарча дискотекаларга бик күп чакыралар. Үземнең иҗади төркем — профессиональ биючеләр һәм музыкантлар белән чыгыш ясыйм. Гашыйк булмадым, кияүгә чыкмадым әле”, — дип сөйләде җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|