поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.11.2017 Матбугат

Рус телендә чыга торган "Идел" журналына баш мөхәррир итеп Айсылу Хафизова билгеләнде

Журналист, сценарист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни хәбәрчесе Айсылу Хафизова «Идел» журналының русча версиясенә баш мөхәррир итеп билгеләнде. Бүгеннән ул яңа эш урынына чыга.

«Идел» журналының русча версиясе татар мәдәниятен рус теле аша дөньяга таныту, интеграцияләү юнәлешенә йөз тотарга тиеш - бүгенге контекстта бу бик зур әһәмияткә ия, - ди Айсылу Хафизова «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Безнең күпме рус телле татар язучысы бар. Алар үзләрен татар диеп саныйлар, һәм аларның язганнарында татар дөньясы чагыла. Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзаров, Айдар Сахибзадинов кебек шәхесләр - татар мәдәниятен дөньяга танытучылар. Алар аша рус дөньясы татар дөньясын таный”.
 
 
 
«Идел» журналы һәрвакыт та әдәбиятта яңа исемнәр ачты, алга таба да шулай булыр, дип ышанам. Ирешелгәннәрне югалтмыйча, бернәрсәне дә җимермичә генә, «Идел»нең башланып киткән дәрәҗәсенә омтыласы иде, - дип дәвам итә Айсылу Хафизова.
 
 
Мәгълүмат өчен. «Идел» журналы — Казанда татар һәм рус телләрендә чыга торган журнал. Ул 1989 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире - Римзил Вәлиев. Төрле елларда журналны Фәиз Зөлкәрнай, Рашат Низамиев, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Фәттахов, Рөстәм Галиуллин җитәкли. Рус телле версиясендә Әхәт Мушинский, Галия Зәйдуллина, Наил Ишмөхәммәтов эшләгән.
 
 
Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында танылу алган киносценарист. ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова-Хикмәт остаханәсе). Аның сценариесе буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры - Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма”, “Бөркетләр” (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) фильмнарының автордашы. "Тормыш юллары" радиосериалының сценарий авторы. “Татар-информ”га кадәр Мәскәүдә “Россия” телеканалында сериаллар редакциясе редакторы, “Мусульмане” тапшыруы хәбәрчесе булып эшләде. Айсылу Хафизова 1996 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлады.

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»