поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.01.2010 Мәдәният

ДАНИЯ ГАЙНЕТДИНОВА: «МИН ДӨНЬЯДА ИҢ БӘХЕТЛЕ КЕШЕ!»

Дания Гайнетдинова – Татарстанның танылган журналисты. Инде озак еллар ул Татарстан радиосының балалар редакциясендә эшли. Нәниләр белән турыдан-туры аралашкан кеше үзе дә балалар күк самими һәм табигый буладыр, күрәсең. Дания ханым үзен күптән инде талантлы, үзенчәлекле шәхес итеп танытты. Ул ясаган картиналарга күз салу белән үк бу ханымның күңел байлыгын, хисләр садәлеген тоемларга мөмкин. Аның буяулы рәсемнәреннән табигатьнең гади гүзәллеге аша яшәү мәгънәсе чагылыш таба дисәк тә, һич ялгыш булмас.

– Дания ханым, Сезнең картиналарыгызда табигать күренешләре, чәчәкләр төп урынны били. Үзеннән-үзе бу – табигать баласыдыр, дигән фикер туа. Сез урман-болыннардан кайтып та кермисез шикелле...

 

– Чыннан да, мин табигатьне кечкенәдән яратам. Туган авылым да җир шарының иң матур почмагына сыенган. Бала чактан яшел болында аунап үскән кыз бит мин. Ә инде хәзер Казандагы фатирымның тәрәзәләре дә урманга, табигатькә карап тора. Һәр иртән елның теләсә нинди фасылында да урман бик матур, хәттә сихри дә була. Чәчәкләр, гөлләргә үлеп гашыйк шул мин.

 

– Журналист кешенең ничек итеп рәсем сәнгатенә килеп керүе кызыксындыра...

 

– Картиналарны мин соңрак ясый башладым. Бу өлкәдә махсус белем алган кеше дә түгелмен. Шулай берзаман Казаныбызның Бауман урамыннан барганда, җаным тәннән аерылып күккә күтәрелгән кебек булды. Гәүдәмне читтән үзем күрдем төсле тоелды. Менә шул вакыйгадан соң, ничектер, рәсем ясау күңел таләбенә әйләнде. Табигатьнең матурлыкларын кәгазьгә төшерәсе килә башлады. Күңелемдә туган образларны ясамыйча тынычлана алмый идем хәтта.

 

– Картиналарыгызны язганда Сез якты, төсле, майлы буяуларга өстенлек бирәсез икән...

 

– Әйе, миңа калса, бары тик майлы буяу гына күңелемдә туган гүзәллекне башкаларга күрсәтеп бирә ала. Мин үземнең остазым дип Илдар Зариповны саныйм. Ул миңа пумала тоту серләрен ачкан шәхес. Аның сабаклары аша рәсем сәнгате серләрен шактый гына үзләштердем дип саныйм. Киндергә майлы буяуны кабартып эшләргә яратам. Бу алым чәчәкләрне ничектер табигый китереп чыгара төсле.

 

– Профессиональ рәссамнар хөкүмәтне сүгеп яткан арада Сез тамашачы белән очрашыр вакыт та, җай да табасыз – күргәзмәләрегез еш оештырыла. Әле менә соңгысы узган ел ахырында гына булды бит.

 

– Мин елына ике күргәзмә оештырмасам, әллә нишли башлыйм. Өйдә ясаган рәсемнәрем ачулана башлый шикелле. «Нишләп безне кешеләргә күрсәтмисең», – дия төсле алар миңа. Ничектер шатлыгымны, хезмәт җимешләрне башкалар белән дә уртаклашасы килә. Мин бит аларны үзем өчен генә түгел, башкаларның күңеле булсын өчен дә тырышып иҗат итәм. Күргәзмәләрдә шактый гына өлеше аларның үз ияләрен таба, дусларыма өләшәм. Ә инде фатирым бушап калгач, тагын канатланып пумалага, буяуларыма тотынам.

 

– Сәнгать, шул исәптән рәсем сәнгате дә, инсан тәрбияләүдә зур роль уйный, дип әйтәбез. Сез балалар белән тыгыз элемдә торучы кеше буларак, сабыйларга дин-әхлак тәрбиясе бирүгә ничек карыйсыз?

 

– Әлбәттә, уңай карыйм. Бала ата-ана үрнәгендә тәрбияләнә. Мин үзем дә балалар тапшыруында эшләгәндә, сабыйларның үзләре катнашкан тапшырулар әзерлим, лаеклы алмаш тәрбияләүгә үз өлешемне кертәм дип горурланам. Гүзәллек ярдәмендә дә күркәм шәхес тәрбияләргә мөмкин, шуңа күрә дә әти-әниләр нәниләрне кызыклы урыннарга: театрларга, музейларга, концертларга һәм, бигрәк тә, күргәзмә залларына алып барсыннар иде. Гүзәллекне күрә һәм бәяли белгән кеше һичкайчан да начар юлга басмый, яман гамәл кылмый.

 

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Яңа иҗат сөенечләре телим!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.01.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»