поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.10.2017 Хәйрия

Егетнең якыннары аның исән калуына өметне өзгән була

Бәла аяк астында гына. Беребез дә алда ни көтәсен белми. Күңелдә гел матур уйлар белән яшәгәндә, хыяллар чәлпәрәмә килә дә куя. Әтнә районындагы Күшәр авылы егете 23 яшьлек Рияз Мөхәммәтҗанов белән дә шулай була.

– 2015 елның декабрен мәңге онытмам. 25е көнне мин коточкыч юл һәлакәтенә очрадым. Исән җи­рем калмаган иде. Ике тәүлек­тән артык аңсыз ятканмын, – дип искә ала ул. Егетнең якыннары да аның исән калуына өметне өзгән була. Тик яшь организм тырыша, үзе­некен итә, Рияз тернәкләнә башлый. Авариядә егетнең аякларына нык зыян килә. Шуңа да аңа башта Илизаров аппараты куялар. Ул чактагы авыртуларга ничек түзгәндер ул, анысын үзе генә белә! Табиблар аппаратны өч айдан алырга вәгъдә бирә. Рияз да шуңа ышана. Аппаратны алып ташларлар да үз аягыма басып йөреп китәрмен дип хыяллана ул. Тик хыялы чынга ашмый кала.
 
– Табиблар аягымның үлек­ләвен күреп алдылар. Аппаратны алу килешмәгән. Ай саен тишеп тордылар. Шулай итеп бер елга якын йөрдем. Шеш беткәч, Казан РКБ табибларына күрен­мәкче идем. Алар миңа булыша алмыйбыз, диделәр. Түләүле кли­никага юл тоттым. Күңел үзенекен итә бит. Янәсе, яхшы табибка күренәм дә тизрәк тереләм, култык таяксыз йөри башлыйм дип уйладым. Тик ялгышканмын икән. Биредә ясаган операция миңа файдага булмады, – дип сөйли Рияз.
 
Егетнең аяксыз калуы да мөм­кин. Хатыны Рәйсә дә әнә шуңа кайгыра. Арча хаста­ха­нәсендә шәф­кать туташы булып эшләгән бу кыз булачак ире белән интернетта таныша. Озак та аралашмыйлар, мәрхәмәтле кыз Риязга гашыйк була. Кайчандыр үзләрендә дәва­ланган егетне исенә тиз төшерә ул. Яшьләр кавышып, гаилә кора. Мо­ңарчы Рияз ялгыз гына күтәргән хәс­рәт­не алар хәзер икегә бүлә. Рәйсә дә иренең сәламәтләнүен тели.
 
– Аякка басу өчен, минем буыннарыма протез куярга ки­рәк. Әмма бу – кыйммәтле операция һәм аны чит илдә генә ясыйлар икән. Берничә клиникадан белешеп карадык. Аякка басар өчен 1,5 миллион сум акча кирәк. Миңа инвалидлык бирделәр, хатыным бәби көтә. Әтием дә иртә үлеп китте. Бер әнием генә фермада бил бөгә. Әмма аның акчасына өметләнеп булмый. Ә яшисе килә. Шуңа күрә, изге күңелле кешеләрдән ярдәм  сорыйм:  зин­һар, мине авыр хәлдә ташламасагыз иде, – ди ул. – Аягыма басып йөрисем, гаиләмә ки­рәкле буласым килә. Әгәр бу теләгем тормышка ашса, мин, ке­шеләр, сезгә мең рәхмәтле булыр идем.
 
Саклык банкы картасы:
5469 6200 2124 0062 (хатыны Ахун­җанова Р.И. исемендә)
Киви кошелек 89050381133
Билайн номеры: 89050381144
Яндекс Деньги: 
4100 1562 7664 398
Веб Мани: 739870092676

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»