поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2017 Авыл

Уңышлы һәм бәхетле фермер

Ике дистә ел инде Сафаҗайда “Камалетдинов” крестьян- фермерчылык хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Әлбәттә, бу КФХ бүгенге кебек зур булып оешмаган, ә күбесе кече форма хуҗалыклар кебек үк аталы-уллы Камалетдиновлар аздан башлаганнар, әмма тора-бара үскәннәр, киңәйгәннәр.

Хәзер алар 1500 баш мөгезле эре туар, шулардан 450се сыер, 120гә якын ат, 200дән артык сарык асрыйлар. Арендаланган 600 гектар җирдә фуражга иген, сусыл азык һәм печән үстерәләр. Җитештерү күләме буенча алар безнең төбәктә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. КФХ күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнә һәм тәүлеккә 10 тонна сөт савып сата, ә алар җитештергән сыйфатлы итле продукциягә сорау һәрвакыт зур. Әлбәттә, болар барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм без хуҗалыкны оештыручы Хәмзә ага Камалетдинов (фотода) белән шул хакта сөйләштек.

- Югары уңышларга ирешү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Безнең кәсептә һава торышына зарлану да урынлы түгел. Бүгенге заман җиһазлары дымлы игеннән дә сыйфатлы фураж ясарга мөмкинлек бирә. Сусыл азык та, печән дә җыелмыйча калганы юк. Иң мөһиме – эшне урынына җиткереп, яратып башкарырга кирәк.

Хуҗалыкта швед һәм кара-чуар токымлы туарларга өстенлек бирелә, алар безнең табигый шартларга аеруча чыныккан. Швед токымында лейкоз да булмый, ә кара-чуарларны Голштеннар белән кушып, тагы да ныграк һәм сөтлерәк токым китереп чыгардык. Ульян өлкәсеннән 27 баш “Бестужовка” токымын китергән идек, алар да безнең климатка яхшы яраклашты- лар. Хәзер без ясалма сайланыш ярдәмендә иң яхшы туарларны гына аерып алабыз һәм үрчетәбез, - ди Хәмзә ага.

Камалетдиновлар хуҗалыгы үз эшчәнлегендә заманча техноло- гияләр кулланырга тырыша, яңа техника булдыра. Быел алар ике КамАЗ йөк машинасы, комбайн һәм тагылма агрегатлар сатып алганнар. Дымлы иген дә куркыт- мый үзләрен, чөнки КФХда махсус фин җиһазы кулланып туклыклы фураж ясыйлар. - Бу чит ил агрегаты игенне ват- мый, ә кыса. Бу очракта бөртекләр бербөтен кала. Димәк, югалтулар да азрак, файдалы сыйфатлары да бозылмый. Күшәүче хайваннар өчен бу шартлар бик мөһим.

Быелгы арзан иген хакы тер- лекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен куркыныч түгел, чөнки без игенне фураж итеп кулла- набыз, - ди әңгәмәдәшем. КФХ Сечен районындагы Ратово авылында терлекчелек комплексы төзергә планлаштыра. Моны Камалетдиновлардан район һәм авыл идарәсе үтенгән. - Ратау (бу авылны Сафаҗайда шулай дип йөртәләр) авылын- нан безнең хуҗалыкка йөреп эшләүчеләр бар. Аларны хезмәт хакы һәм эш шартлары аеруча канәгатьләндерә. Шуңа күрә рай- он һәм авыл түрәләре бу авылда сөт һәм ит җитештерүне җайга салырга тели. Бу очракта авыл- да эш урыннары булдырылыр, ә халыкка даими рәвештә лаеклы хезмәт хакы түләнер.

Димәк, без үз эшчәнлегебез белән дәүләт программаларын үтибез, - ди гаилә башлыгы. Хәмзә ага атлар ярата һәм алар яныннан бер китми. Без баруга ул атлар каралтысын кышка әзерләп маташа иде. - Атлар – горурлыгым минем. Аларны токымга гына сатарга тырышабыз. Бу хайваннар токымы бик әйбәт бездә, чөнки селекцион эшләрне актив алып барабыз. Мәсәлән, Совет йөк атын (тяжеловоз) рус юртагы (рысак) белән аталандырып бик нык һәм көчле ат токымы чыгардык. Хәзер аларны Першерон токымлы атлар белән кушам. Селекцион эшне сарыклар белән дә алып барабыз: Роман токымын курдюклылар белән кушып, яңа токым китереп чыгардык.

Бу сарыкларның койрык майлары азрак, ә итләре йомшак һәм бик тәмле була, - ди Хәмзә әфәнде. КФХ эшчәнлегендә бу гаиләнең бөтен әгъзалары катнаша диярлек. Уллары Хасыл һәм Рамил, оныклары Хадис һәм Ханнән – барысы да хуҗалыкта хезмәт итәләр. Хасыл яхшы оештыручы һәм киң профильле белгеч. Исегездә булса, аны берничә ел моннан элек Казанда узган авыл эшмәкәрләре җыенында кече ватанына олы хезмәт куйганы өчен шәхсән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе Рәхмәт хаты белән бүләкләгән иде. Рамил күбрәк механизация тармагы буенча җаваплы, терлек белгече дә ул. Оныклары да уңган – тракторчы да, машина йөртүче дә, башкасы да алар. Хатын-кызларга да эш табыла КФХда. - Улларым һәм оныкларым киң профильле, тәҗрибәле белгечләр. Рамил, мәсәлән, берничә тапкыр чирләп яткан буаз сыерларның бозауларын ярып алганы бар. Сы- ерларны чалсак та, бозаулары үсте, симерде. Безнең хуҗалык бу коткарылган бозаулардан башка да яшәгән булыр иде, ләкин бу эш Рамилның профессионал икәнен күрсәтә.

Оныкларым да яшьтән үк аграр кәсептә тәҗрибә туплыйлар. Ханнән дә, Хадис та бик уңганнар. Гаиләм белән бергә туган җирдә хезмәт итү бигрәк күңелле, шуңа да үземне бик бәхетле хис итәм. Ә иң мөһиме – улларым, оныкларым мин башлаган эшне дәвам итәргә тели. Минем сигез оныгым һәм бары- сын да аграр кәсепкә укытырга тырышам. Хәзерге югары технологик чорда белемле белгечләр кирәк. Безнең хуҗалыкта зоотехник та, агроном да, юрист та, бүтән белгечләр дә булсын иде. Улларым аграр юнәлештә техникум тәмамладылар, ә оныкларым югары белемле белгечләр булырлар дип ышанам һәм шуңа бар көчемне куярмын, - ди бәхетле бабай.

Берничә ел элек Камалетди- новлар казылык цехын да сафка куйганнар иде. Ләкин төрле бюроратик нечкәлекләр эш башлар- га комачаулап тора, хәләл ризык җитештерүгә юнәлтелгән бу цехны төрле яктан тикшерәләр, күп санлы таләпләр куялар. - Казылык цехы барлык тикшерүләрне уңышлы үтте һәм эшләргә әзер. Озакламый ул продукция җитештерә башлар дип уйлыйм, - ди Хәмзә ага. Язмадан күренгәнчә, фермерның язмышында бәхетле булуның бөтен шартлары бергә кушылган: туган җирендә яраткан һөнәре буенча хезмәт итә, ә иң мөһиме аның ыша- нычлы тылы һәм эшен дәвам итүче гаиләсе бар. 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 26.10.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»